Сез көннәрегезне ничек уздырасыз, дуслар? Әнә эстрада йолдызлары тик ятмый, ял көннәрен файдалы һәм кызыклы итеп уздыру белән мәш киләләр.
Салават Фәтхетдинов бөтен эш коралларын, тимер-томырларын җыештырып, ялт итеп куйган. Афәрин, Салават абый, ялны аны караватка ятып, бәлеш ашап кына да уздырып була. Тәртип һәм пөхтәлек буенча да син беренчелекне бирмисең!
https://www.instagram.com/p/B-eh0pIqbsf/?igshid=1owb003c7ktdp
Ландыш Нигъмәтҗанованың оста хуҗабикә икәнен һәркем белә. Балалары ишегалдында уйнап йөргәндә (капка төбенә чыкмыйлар, ди) ул өчпочмак өлгертә. Камыр рецепты белән ул инстаграмда бүлеште:
https://www.instagram.com/tv/B-ef5XeJjSS/?igshid=7k0hz63697k8
Өчпочмак пешерү ЫСУЛЫ
1 пачка ак май (яртысын эретәбез, яртысы йомшак килеш кала)
1 стакан сыек май
2 стакан сөт
1,5 аш кашыгы шикәр комы
1 чәй кашыгы тоз
-1-2 аш кашыгы сметана
он
— Әйбәтләп басабыз, онлы да булмасын, кулга да ябышмасын
Камыры майлы булмый, кетертәп торачак, — дигән җырчы.
Баллыны бик яратмый торган Илсөя Бәдретдинова да торт рецепты белән бүлеште.
Әлбәттә, аның зифа буй-сынына аннан гына зыян килә торган түгел.
https://www.instagram.com/p/B-bwIywq3JC/?igshid=jw29d0k5bid5
Алинә Сафиуллина фитнес белән шөгыльләнеп ята. Янында улы ярдәм итеп йөри. Әле фудблогерлыкка да күчәргә уйлап тора ахыры ул.
https://www.instagram.com/tv/B-cFP2RA6lD/?igshid=117tgioaf8zrk
Кыскасы, өйдәге ялларны йолдызларыбыз файдалы итеп уздыра. Ә сез ничек уздырасыз, дуслар?