Казан дары заводы эшкә чакыра. Яхшы хезмәт хакы һәм ярдәм вәгъдә итәләр

Казан дары заводы эшчеләр эзли. Предприятиедә хезмәт хакы 50 мең сумнан башлана.

Предприятиенең Кадрлар сәясәте идарәсе башлыгы Татьяна Михайлова әйтүенчә, эш тәҗрибәсенә ия булмаган килеш кенә заводка килүчеләр 50 мең сум алып эшли башлый. “Без мондыйлар белән укучы килешүе нигезендә эшлибез, аларны өйрәтәбез. Шуннан соң хезмәткәр инде үзенең разрядын күтәрергә мөмкин. Разряд үскән саен, хезмәт хакы да арта”, – дигән ул “Татар-Информ” хәбәрчесенә.

Биредә өченче разрядлы эшчеләр аена уртача 63 мең сум, дүртенче разрядлылар – 67 мең, бишенче разрядлылар – 74 мең, алтынчы разрядка ия булучылар – 78 мең сум һәм аннан да күбрәк акча алып эшли. Татьяна Михайлова сүзләренә караганда, элегрәк хезмәткәрләргә разрядын күтәрү өчен ярты елга кадәр вакыт таләп ителсә, хәзер исә бер ай чамасы үтүгә, кайбер очракларда – ике атнадан соң да аттестация узарга мөмкин.

Шул ук вакытта яңа елдан заводта хезмәт хакының 10 процентка артуы көтелә. Моннан тыш предприятие хезмәткәрләре өчен бик күп өстәмәләр: нәтиҗәле эш өчен, һөнәри бәйрәмнәр, юбилей даталары уңаеннан премияләр, тиешле еллар эшләгән өчен (бер елдан алып) түләү күздә тотылган. Шулай ук заводта зарарлы хезмәт шартлары өчен компенсация түләнелә. Ә инде дәүләт оборона заказын үтәүдә катнашучы ир-атларга мобилизациядән бронь бирелә.

“Хезмәткәрләрнең балаларына да ярдәм итәргә тырышабыз. Бала уку елын гел бишлегә тәмамласа, әтисе яки әнисенең хезмәт хакына 1-1,5 мең өстибез. Шулай ук беренче сыйныфка баручыларны мәктәпкә барырга әзерләү өчен ата-аналарына ярдәм итү йөзеннән премия бирәбез. Яңа елга исә бүләкләр әзерлибез, завод профилакториенда бәйрәм үткәрәбез”, – дигән Татьяна Михайлова.

Ташламалар һәм социаль гарантияләргә килсәк, заводка кичке һәм төнге сменаларда эшләүчеләргә бушлай транспорт, профилакторийга ташламалы юллама, никахлашканда яки бала туганда матди ярдәм, заводның Реабилитация үзәгендә сәламәтлекне ныгыту, Өстәмә һөнәри белем бирү үзәгендә бушлай квалификация күтәрү кебек өстенлекләр гамәлдә булып килә. Сүз уңаеннан, дары заводына читтән килеп эшләүчеләргә торак арендалау өчен өстәмә 10 мең сум акча бирелә.

Казан дары заводына эшкә урнашуга бәйле тәфсиллерәк мәгълүматлар белән 554-34-51 телефоны аша шалтыратып белешергә мөмкин.


Фикер өстәү