Рөстәм Миңнеханов Татарстанны Россия базарына чыгу ноктасы буларак тәкъдим иткән

Татарстан Россиянең инновацион, сәнәгате нык үскән төбәкләреннән берсе булып тора. Республика – инвестицияләр өчен ачык, һәм ул чит ил җитештерүчеләренә Россия базарына чыгу ноктасына әйләнергә мөмкин. Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов “Ethical Drugs Ltd” фармацевтика компаниясе генераль директоры Мөхәммәд Рәхмәт Уллах белән очрашуында шулай дип белдергән.

Татарстан җитәкчесенең матбугат хезмәте хәбәренә караганда, яклар үзара файдалы элемтәләрне үстерү буенча да фикер алышкан. Компания вәкиле билгеләп үткәнчә, “Ethical Drugs” Россия базарына чыгарга ниятли.

Бангладеш компаниясе делегациясе Татарстанга эшлекле визит белән килгән. Аның вәкилләре Татарстанның инвестицион, икътисадый һәм сәнәгать мөмкинлекләре белән таныштырылган. Шуннан соң алар “Лаеш” индустриаль паркы, “Иннополис” махсус икътисадый зонасы һәм “ФармМедПолис” медицина сәнәгате паркында булганнар. Чит илдән килгән кунаклар, шулай ук “Яшел Үзән”, “Чистай” алга китешле үсеш территорияләренә, “Алабуга” махсус икътисадый зонасына сәфәр кылачак.


Фикер өстәү