Рөстәм Миңнеханов Россия Халыклар дуслыгы университеты президенты белән очрашты

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов П.Лумумба исемендәге Россия Халыклар дуслыгы университеты президенты Владимир Филиппов белән очрашты.Очрашу ТР Хөкүмәте Йортында узды.

Әңгәмә барышында Рөстәм Миңнеханов һәм Владимир Филиппов үзара хезмәттәшлек мәсьәләләре буенча фикер алыштылар. Аерым алганда, РУДН президенты хәбәр иткәнчә, бүген университет КФУ белән хезмәттәшлек турында килешү имзалаган. Документ уртак белем бирү программаларын һәм методикаларын эшләүне, шулай ук ике югары уку йорты өчен дә иң актуаль, перспективалы тикшеренү юнәлешләре буенча фәнни-белем бирү проектларын гамәлгә ашыруны күздә тота.

Казанга визиты кысаларында Владимир Филиппов Россиянең XI бөтенроссия чит ил студентлары съездында катнаша. Чара 13-16 сентябрьдә КФУ базасында уза һәм 200 чит ил студентын берләштерә. Эш программасы 2 көнгә исәпләнгән. Бу вакыт эчендә катнашучылар КФУның студентлар үзидарәсе һәм студентлар иҗтимагый оешмалары, Татарстан халыклары ассамблеясының милли-мәдәни автономияләре, Татарстан Республикасы Студентлар лигасы эшчәнлеге белән танышачаклар. Шулай ук алар өчен Россиядә чит ил студентлары өчен булган мөмкинлекләргә багышланган түгәрәк өстәлләр, проект сессияләре һәм мастер-класслар үткәрү планлаштырыла.


Фикер өстәү