«Халык ипигә кагылышлы һәр үзгәрешкә бик игътибарлы»

Тырыш, булдыклы кешеләргә авылда да эшмәкәрлек белән шөгыльләнер өчен мөмкинлекләр аз түгел. Яшел Үзән районының Карауҗа авылында «Ипле» ипи пешерү цехы – әнә шуның ачык мисалы. Биредә берничә төрле ипи, күмәч, сохари, чәкчәк, кош теле, кекслар һәм башка тәм-томнар пешереп саталар. Ризыклары тәмле, ихтыяҗ зур. Ашлы халыкның эше дә бар, димәк. Бүгенге тормышта анысы тагын да кадерлерәк. 

Ипи пешерү мини-цехы директоры Дамир Подмарёв әйтүенчә, ризыкларны Яшел Үзән районы буенча тараталар. Шулай ук тәм-томнар Казанга да китә.

– Без базарга «Ипле» бренды белән кергән идек. Тора-бара цехның атамасын шулай ук калдырдык. Тик халык безне хәзер күбрәк «Карауҗа ипие» дип белә. Әлеге вакытта халыктан килгән фикерләр, бәядән бик канәгать. Инде алар да безнең брендны танып, кибеттән нәкъ безнең ипине сорап алалар, – ди эшмәкәр.

Шушы еллар эчендә халыкның нәрсә яратуын яхшы белеп бетергән инде алар. Бодай һәм арыш ипиләре, батон – авыл халкының гына түгел, шәһәрдә яшәүчеләрнең дә еш һәм яратып ала торган ризыклары.

– Халык ипинең сыйфатына бик игътибар итә, – ди эшмәкәр. – Сортларын үзгәртмәсәләр дә, сыйфатка карап алалар. Аз гына хилафлык булса да, сүзе тиз килеп ирешә.

Яңа төрле ризыклар пешерсәләр дә, Дамир Подмарёв әйтүенчә, халык бер ияләшкәненә өстенлек бирә.

– Халык «Сельский», «Украинский», ак ипи алырга күнеккән икән, алар гел шуны гына ашаячак. Яңа ризыкка ияләштерү җиңел түгел. Ләкин без барыбер ассортиментны төрләндереп тору яклы. Шулай да берникадәр вакыт халыкта кызыксыну күрмибез икән, аны пешерүдән туктыйбыз, – ди ул.

Шундый яңалыклар буларак, күптән түгел генә цехта чүпрәсез ипи җитештерә башлаганнар. Шулай ук чәй эчәр өчен тәм-томнарны да төрләндереп торырга тырышалар.

Цехта бер тәүлек эчендә 3 мең тонна ризык әзерләнә.

– Кайбер цехлар тәүлек буе эшли, тик без башка юлны сайладык, чөнки тәүлек буе эшләү ипинең сыйфатына йогынты ясый. Заводларга шулай эшләү уңайлы, чөнки алар гадәттә зур шәһәрләрдә, район үзәкләрендә урнашкан. Пешергән ризыкны алып чыгып сата алалар. Без алай эшли алмыйбыз. Алдан күпме ипи, башка төр ризыклар пешерәсен исәпләп чыгарабыз да, төнлә шуны әзерлибез. Иртә белән таратып чыгабыз. Кичен бу цикл тагын кабатлана, – дип аңлата Дамир Подмарёв.

Билгеле булганча, соңгы вакытта чимал бәяләре бик нык артты. Шуңа бәйле рәвештә, цехка да авырлык төшә. Җитәкче фикеренчә, чимал бәясе күтәрелсә дә, халык кыйммәтле ипи алырга әзер түгел.

– Төп авырлык әнә шунда безнең, – ди ул. – Язын чимал бәяләре кинәт өскә сикергәч, апрельдә ипи бәясен бераз арттырдык. Көзен кабат шул хәл кабатланды. Октябрьдә бәяләрне күтәрмәкче идек, тик әлегә сабыр итеп торабыз. Чөнки халыкка болай да авыр икәнлеген күрәбез.

Директор әйтүенчә, бәяләр артуга халык кына түгел, җитештерүчеләр үзләре дә гаҗәпләнә һәм үзгәрешләрне алдан фаразларга өлгерми дә кала.

– Хәзер чимал белән тәэмин итүчеләр дә җиңел юлга басты, – ди бу җәһәттән Дамир Подмарёв. – Берничә ел элек алар, алдан шалтыратып, яки хатлар җибәреп, он бәясе арту турында кисәтә торганнар иде. Хәзер: «Он менә шундый бәягә артты. Бүген аласызмы? Иртәгә тагын шуның кадәрле артачак. Алсагыз, бүген аласыз…» – дип, кыен хәлгә куя. Ә безнең сайлау мөмкинлеге юк. Нәтиҗәдә, без дә ипи бәясен күтәрергә мәҗбүр булабыз. Ел башыннан 7 процентка арттырдык. Тагын да югары бәя куя алмыйбыз, чөнки халык бик зарлана. Без шулай ук сыйфатка да зыян китерә алмыйбыз. Начар ипи пешерсәк, кыйммәтле бәягә аны тәгаен беркем дә сатып алмаячак. Шушы эшләү тәҗрибәсендә бер нәрсәгә инандык: халык ипи, батонга кагылышлы һәр үзгәрешкә бик нык игътибар итә һәм мөнәсәбәтен белдерә. Шуңа күрә безнең төп бурыч – ипине сыйфатлы итеп пешерү!

Карауҗа авылындагы цехта 17 кеше эшли. Күпчелеге – шушы авыл кешеләре. Шулай ук күрше авыллардан килеп эшләүчеләр дә бар.

– Эшчеләребезне хезмәт хаклары тулысынча канәгатьләндерә дип әйтеп булмый. Чөнки алар бит кибеттәге бәяләрнең ничек үскәнен күреп тора. Ләкин безнең, аларга карап, хезмәт хакларын арттыру мөмкинлегебез юк, – ди җитәкче.

Зөһрә Садыйкова


Фикер өстәү