“Казан”һәм “Бигеш” аэропортларын тиз йөрешле тимер юл тоташтырырга мөмкин

Татарстан транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Фәрит Хәнифов “Татар-информ” агентлыгы хәбәрчесенә шулай дип белдергән. “Россия тимер юллары” идарәсе “Казан” аэропортыннан “Бигеш”кә кадәр тиз йөрешле тимер юл төзү турындагы документны кабул итте”, – дигән министр.

Аның әйтүенчә, бу маршрут буенча 1 сәгать 15 минут эчендә барып җитәргә мөмкин булачак. Проектны 2027 елда тормышка ашыра башлау күздә тотыла.
Фәрит Хәнифов ачыклап үткәнчә, ике аэропортны тоташтырырга тиешле тимер юл проекты “Мәскәү – Казан” тимер юлын төзү планына бәйле түгел. “ВСМның бер тармагы кебек кенә булачак ул”, – дип искәрткән министр.
Аның әйтүенчә, ике аэропорт арасында тимер юл салу республикада яшәүчеләргә әйбәт кенә мөмкинлекләр ачачак. “Татарстанда Казан белән Әлмәт, Казан белән Чаллы арасын тимер юл белән тоташтыру мәсьәләсе күптәннән күтәрелеп килә. “РЖД” идарәсе документны хупласа, инде якын киләчәктә үк моңа ирешәчәкбез”, – дип басым ясап әйткән министр.
Сүз уңаеннан. Татарстан аша узучы тимер юлларның гомуми озынлыгы 2 мең чакрым чамасы тәшкил итә.


Фикер өстәү