Түбән Каманың үзәк китапханәсендә «Тылсымлы агач» күргәзмәсе эшли

Әлеге эшләр җаваплылыгы чикләнгән «Промкомплект» җәмгыятенең инженер-энергетигы Александр Трофимовның хезмәт җимеше.

Төп хезмәтеннән тыш, ул агачка бизәк төшерү белән шөгыльләнә. Аның коллекциясендә челтәрләп эшләнгән тармалар, вазалар, өстәл-поднос, җиләк-җимеш, чикләвекләр өчен савытлар һәм башкалар бар. Шулай ук иконалары да байтак.

Панноларында табигать күренешләре. Китапханәгә килүчеләр әлеге матурлыкка хозурланып, агач остасына рәхмәтләрен җиткерә, сатып алырга теләк белдерүчеләр дә бар дип хәбәр итә Түбән Камадан коллегабыз.


Фикер өстәү