Түбән Камада Яңа елга ике яңа объект ачылды

Яңа ел алдыннан Түбән Камада социаль яктан зур әһәмияткә ия булган ике объект ачылды.

Беренчесе – Төзүчеләр бистәсендә даруханә. Бу — бистә халкы гозере буенча күрелгән чара. Әлегә кадәр алар дару алырга шәһәргә барырга мәҗбүр булган. Ә бит бистәдә өлкән буын вәкилләре дә, яшь балалы гаиләләр дә байтак. Дөрес, әлегә аптека билгеле бер сәгатьләр дә генә эшли, ләкин бистә халкы шуңа да шат.

Икенче объект – “Заман” уку һәм аралашу үзәге. Чынлыкта, бу китапханә. Капиталь ремонттан соң ул танымаслык булып үзгәрде. Хәзер биредә җиде зал эшли, мәсәлән, медиа бүлмә, матур әдәбият залы, иҗат, балалар өчен уен бүлмәсе, дип хәбәр итә Түбән Камадан коллегабыз.


Фикер өстәү