Бәйрәм төнендә һава торышы нинди булыр?

Яңа ел кәефенә һава торышы да тәэсир итә. Бәйрәм төнендә ул нинди булыр? Казан федераль университеты Экология һәм табигатьтән файдалану институтының метеорология, климатология һәм атмосфера экологиясе кафедрасы профессоры Юрий Переведенцев Яңа ел бәйрәме көннәрендә башкалада нинди һава торышы буласы турында сөйләде.

– Хәзерге вакытта Татарстан антициклон уртасында тора. Шуңа да бездә чагыштырмача суык һава торышы. Ул климатик нормадан 4–5 градуска түбәнрәк. Явым-төшемнәр дә аз. Атмосфера басымы исә югары, – дип аңлатты профессор. – Казан демаркацион сызыкта – антициклон һәм атлантик циклон арасында тора. Шулай итеп, һава торышы уртаклиматик халәткә керә. Күк йөзе болытлар белән тулы, температура норма аралыгында саклана. Көндез 6–7 градус суык көтелә, – диде профессор. – 31 декабрь һәм 1 гыйнварда аз гына үзгәреш булачак. Айның соңгы көнендә Казан җылы фронтта булачак. Җил – көньяк-көнчыгыштан, болытлы күк йөзе, җепшеклек көтелә. Урамда температура климатик нормага якын булачак һәм көндез 6–7 градус суыкны тәшкил итәчәк. 1 гыйнварда кар яумаячак. Аннан соң кабат явым-төшемнәр булачак. Җил исә секундына 4–6 метр чамасында калачак.

Коронавирусның һавага да йогынтысы булган. Белгеч, коронавирус аркасында атмосфераны пычрату кимеде, диде. Транспорт азрак эшләгән, казылма ягулыкны азрак чыгарганнар һәм яндырганнар. Шуңа да һава чистарган.
Карның артыгы кирәк түгел. Кафедра доценты Тимур Әүхәдиев Татарстан өчен кар күләменең күпме булырга тиешлеген аңлатты.

– Кар биеклеге 23–24 см булырга тиеш. Ә хәзер ул метеомәйданчыкларда 18 см тәшкил итә. Бу яллардагы явым-төшемнәр республиканы кар нормасына якынайтты, – диде ул.
Тимур Әүхәдиев әйтүенчә, Казандагы климат ярты градуска җылынган. «Без кояшлы сентябрьне кичердек, октябрь коры килде. Кышны ничек тасвирлап булыр икән? Декабрьдә аномаль җылысы да, аномаль суыклары да булды. Явым-төшемнәр вакытында яуды, бу инде, һичшиксез, авыл хуҗалыгы өчен дә әйбәт», – диде белгеч.

Илдар Мөхәммәтҗанов фотосы


Фикер өстәү