Актриса Хәлимә Искәндәрованың гаиләсендә кайгы

«Иннополис» махсус икътисади зонасының элеккеге генераль директоры Игорь Носов (ул Хәлимә Искәндәрованың улы) вафат. Аңа 43 яшь иде. Бу мәгълүматны «Татар-информ» агентлыгына үз чыганагы, Носовлар гаиләсенең танышы раслады.

Чыганак мәгълүматлары буенча, аны Казанга алып кайтырга планлаштыралар, ул биредә җирләнәчәк.

Игорь Носов 2013 елдан башлап «Иннополис» махсус икътисади зонасының генераль директоры вазифасын биләде. Аннары 2018-2020 елларда Түбән Новгород өлкәсе губернаторының урынбасары булып эшләде.

Узган елның 26 маенда ул Ерак Көнчыгыш һәм Арктика үсеше корпорациясе — бердәм үсеш институты генераль директорының вазифаларын башкаручы итеп билгеләнде.

Моннан тыш, Игорь Носов Мәскәү Хөкүмәтендә һәм Татарстан Хөкүмәтендә җитәкчелек вазифасын биләде, шулай ук «Алабуга» махсус икътисади зонаның Директорлар советын җитәкләде.


Фикер өстәү