Татарстанның трамплиннан чаңгы белән сикерү федерациясе башлыгы Әнәс Вәлиев: «Данилдан медаль өмет итмәдек»

Киемеңә карап каршы алалар, медалеңә карап озаталар. Россия чаңгы белән трамплиннан сикерүчеләренең Олимпиаданың катнаш команда ярышларында икенче урынны алуы тарихи вакыйга булды. Көмеш медаль ияләре арасында Татарстаннан 18 яшьлек Данил Садриев та бар. Безнекеләр үзләре дә тырышты, көндәшләр дә нык ярдәм итте.

Көтелмәгән вакыйга!

Владимир Белоусов турында спортны бик нык күзәткән кешеләр генә белә булыр. 1968 елда Гренобольдә узган Олимпия Уеннарында чаңгы белән трамплиннан сикерү ярышларында чемпион булып танылган ул. Шуннан бирле СССР һәм Россия спортчылары бу төрдә бер мәртәбә дә медаль ота алмаган. Дүшәмбе көнне исә безнекеләр икенче урынны яулады. Ирина Аввакумова, Ирма Махиня, Евгений Климов һәм Лениногорскидан 18 яшьлек Данил Садриев катнаш команда ярышларында көмеш медаль эләктерде. Көтелмәгән вакыйга!

Чөнки безнекеләр фаворитлар исемлегенә керми. Ә дүшәмбе көнне хөкемдарлар лидерга каршы «ау»игълан итте. Кагыйдә буенча, спортчының костюмыаның тәненә сыланып диярлек торырга тиеш. Кабарган кием белән ярышка кертмиләр. Шуның аркасында Алмания, Япония, Австрия һәм Норвегия сикерүчеләренең нәтиҗәләрен исәпкә алмадылар. Мондый хәлләрнең элегрәк тә булганы бар иде, әмма берьюлы бу кадәр команданың җәзага тартылганынбелгечләр дә искә төшерә алмый. Россия спортчылары бу хәлдән бик яхшы файдаланды һәм Словениядән калышып, икенче урынны алды. Безнекеләр дә тырышты, хөкемдарларга да рәхмәт!

Энесе абыйсын уздырды

Мондый нәтиҗәгә иң сөенгән кешеләрнең берсе якташыбыз Данил Садриев булгандыр, мөгаен. 18 яшьлек егет Пекиннан көмеш медаль алып кайтыр дип кем уйлаган? «Әлбәттә, сенсация. Медальгә әзер идем, әмма болай булыр дип уйламадым», – дигән ул Пекинда журналистларга.

Татарстанның трамплиннан чаңгы белән сикерү федерациясе башлыгы Әнәс Вәлиев та яшерми, Данилдан медаль өмет итмәгәннәр.

– Данил үсә, күрсәткечләре яхшыра, нәтиҗәне исә киләсе Олимпиададан көттек. Ул – Лениногорскидан Олимпиадага барган өченче егетебез. Моның белән бик горурланабыз. Әмма 1998 елда Николай Петрушин да, моннан 8 ел элек Иван Панин да ярышларда беренче 40 спортчы арасына керә алмады. Бу бала 30лыкка керсә, Лениногорск өчен зур уңыш булыр – Данил Олимпиадага киткәндә шулай дип уйладым, – ди Әнәс Вәлиев. – Ә ул шәхси ярышта 8 нче урынны алды. Инде монысы ук безнең өчен гадәттән тыш вакыйга булды! Шәхси ярышларда Климов – 5 нче, Аввакумова – 7 нче, Махиня 10 нчы урынны алды. Күрәсезме, дүртесе дә унлыкка кергән, димәк, тигез команда. Кем әйтмешли, бөтен йолдызлар бер сафка тезелеп басса, бронзага үрелә алабыз дип уйладым. Шулай килеп чыкты да! Хәзер нәрсә сорыйсыгызны да беләм. Көчле көндәшләрне ярыштан төшереп калдыруның ярдәме булдымы? Бу – аларның проблемасы. Спортчыларның костюмнары бик нәзберек мәсьәлә ул. Андый хәлләр булгалый. Әмма Олимпиадада берьюлы дүрт команданы ярыштан чыгарганнары юк иде әле. Әйе, гадәттә кырыс чаралар безнекеләргә каршы күрелә. Моңа әзер тордык.

Данил Садриев узган ел Лениногорскиның 8 нче мәктәбен тәмамлаган. «Бу мәктәп җитәкчелегенә рәхмәт әйтми мөмкин түгел. Спорт белән шөгыльләнүчеләргә ярдәм итәләр анда», – ди Әнәс Вәлиев. Хәзер исә егет Стәрлетамактагы спорт колледжында белем ала.  

Данил кечкенәдән үк авырлыклар күреп, язмыш сынаулары аша узып үскән егет. Абыйсы Марс белән балалар йортында тәрбияләнгәннәр. Тренерлары Николай Герасимов кулына башта Марс килеп эләгә. Аннары аңа ияреп кечкенә Данил килә. Икесе дә трамплиннан сикерү белән мавыгып китәләр. Дөрес, абыйсы төп игътибарны укуга биреп, спорттан китеп тора. Әмма ике елдан кабат әйләнеп кайта, ул да спорт остасы, Татарстан җыелма командасы вәкиле. Әмма Данилга ераграк һәм биегрәк сикерергә насыйп булган.  


Фикер өстәү