Зилә Вәлиева: «Сообщество» форумында катнашучыларга Татарстан тәҗрибәсе кызыклы булды»

Августның соңгы көннәрендә Казанда Россия Иҗтимагый палатасының «Сообщество» форумы узды. Анда Россиянең төрле төбәкләреннән килгән коммерцияле булмаган оешма вәкилләре, волонтерлар һәм социаль юнәлештә эшләүче башка активистлар бер мәйданчыкта очрашып, көнүзәк мәсьәләләр, үзләрен борчыган сораулар турында фикер алышты.

Форум нәтиҗәләренә багышланган матбугат очрашуында Татарстан Иҗтимагый палатасы рәисе Зилә Вәлиева чарада 2,5 мең катнашуын хәбәр итте.

— Кунакларны илнең 81 төбәгеннән кабул иттек. Эшлекле программа кысасында 46 чара узды. Фикер алышу мәйданчыкларында Татарстаннан 130 спикер, шул исәптән 46 коммерцияле булмаган оешмалар вәкиле һәм 44 хакимият органнары һәм дәүләт структуралары вәкилләре катнашты, — диде ул. — Катнашучыларга төрле дин һәм милләт вәкилләре арасындагы мөнәсәбәтләр өлкәсендә Татарстан тәҗрибәсе кызыклы булды.

Россия халыклары телләрен үстерү — форумның төп темаларының берсе генә. Чарада шулай ук миграция проблемалары һәм коррупциягә каршы көрәш мәсьәләләренә аерым игътибар бирелгән.


Фикер өстәү