Татарстан Балалар сәнгать мәктәпләре саны буенча Идел буенда беренче урында тора

Татарстан балалар өчен сәнгать мәктәпләре саны буенча Идел буе федераль округы төбәкләре арасында – беренче, Россия буенча бишенче урында тора. Аңардан алда – Мәскәү өлкәсе, Краснодар крае, Свердловск өлкәсе һәм Мәскәү шәһәре, дип хәбәр итә РФ Мәдәният министрлыгы.

Татарстанның Мәдәният министрлыгы мәгълүматлары буенча, бүгенге көндә республикада сәнгать өлкәсендә 144 өстәмә белем бирү учреждениесе эшли. Шул исәптән, 105 оешма – мәдәният өлкәсенә, ә 38 оешма мәгариф өлкәсенә карый һәм Казан дәүләт консерваториясе карамагындагы 1 урта махсус музыкаль мәктәп бар.

Өстәмә белем алучылар арасында бигрәк тә рәсем сәнгате, фортепиано, хореографик иҗат, халык уен кораллары һ.б. кебек юнәлешләргә ихтыяҗ зур.

«Мәдәният» илкүләм проекты кысаларында өстәмә белем бирү учреждениеләре музыкаль уен кораллары (пианино, рояль, аккордеон, концерт баяны, укучы баяны, скрипка, гитара, балалайка, флейта һ.б.), җиһазлар һәм уку-укыту материаллары белән тәэмин ителә. Мәсәлән, 2020 елда – 11 Балалар сәнгать мәктәбе, 2022 елда 14 Балалар сәнгать мәктәбе җиһазландырылган. 2024 елга тагын 14 мәктәптә шундый ук эшләр планлаштырылган.

Балалар сәнгать мәктәпләренә музыка уен кораллары республика бюджеты исәбенә кайтарыла: 2019 елда 63 мәктәп өчен 63 пианино, 2020 елда 31 мәктәпкә 40 пианино, 2022 елда 30 гөслә, 34 гармун, 20 думбра, 97 балалайка һәм 90 курай сатып алынган.

Кадрлар белән тәэмин ителешкә килгәндә, ТР Мәдәният министрлыгы хәбәренчә, бүгенге көндә Татарстанның Балалар сәнгать мәктәпләрендә 5594 кеше эшли, алардан 4569 кеше – педагоглар. Уртача хезмәт хаклары 2023 елда 46 мең сумны тәшкил итә.

Сәнгать мәктәпләрендә укучыларның күбесе (72 проценты) актив рәвештә республика, Россиякүләм һәм халыкара дәрәҗәдәге конкурсларда катнаша. Аларның 53,8 проценты призлы урыннар яулаган. Татарстанда 2021 елдан профессиональ сәнгать өлкәсендә 20 бәйгене берләштергән «ТАТ-АRS-ТАN» республикакүләм конкурслар хәрәкәте үткәрелүен дә әйтергә кирәк. Ул талантлы балаларны һәм яшьләрне үстерү, классик һәм милли сәнгать традицияләрен саклау максатын тота.

/Татар-информ


Фикер өстәү