Илнең яңа төбәкләре депутатлары өчен тавыш бирү дәвам итә

Илнең яңа төбәкләрендә яшәүчеләр өчен вакытлыча яшәү урыныннан тавыш бирү дәвам итә. Луганск һәм Донецк халык республикалары, Херсон һәм Запорожье өлкәләре халкы төбәк парламенты һәм муниципаль дәүләт органнары депутатларын сайлый. 

Алар вакытыннан алда тавыш бирсен өчен стационар сайлау участоклары 4 сентябрьгә (15:00) кадәр эшләячәк.

Россиянең 81 төбәгендә шундый 329 участок эшли. Татарстанда исә 4 участок бар:
1. Казан шәһәре, Ершов урамы, 57а адресы буенча урнашкан «Сәйдәш» мәдәният үзәге.
2. Казан шәһәре, Копылов, 2а адресы буенча урнашкан «Ленина» мәдәният йорты.
3. Чаллы шәһәре, Ш. Усманов, 5 адресы буенча урнашкан «Родник» Халыклар дуслыгы йорты.
4. Әлмәт шәһәре, Ленина, 37 адресы буенча урнашкан Әлмәт татар дәүләт драма театры.

Зөһрә Садыйкова

 


Фикер өстәү