Салават Фәтхетдинов: “Бүген Әлфия Авзалова һәм Илһам Шакировның рейтингы – иң түбәне”

“Дәрәҗәсен күтәрергә кирәк!” Мәшһүр җырчы Әлфия Авзалова исемендәге Халыкара фестиваль-бәйге турында Россиянең атказанган, Татарстанның һәм Башкортстанның халык артисты Салават Фәтхетдинов әнә шулай диде. 23 октябрьдә Муса Җәлил исемендәге Опера һәм балет театрында фестивальнең гала-концерты узачак. Быел ул легендар җырчының тууына 90 ел тулуга багышлана.

Хәзерге вакытта фестиваль-бәйгегә гаризалар кабул ителә. Әлфия Авзалованың кызы, аның исемендәге фонд президенты Зөлфия Нигъмәтҗанова-Авзаловасүзләренчә, бәйгегә ике атна эчендә 200 дән артык гариза килгән.

– Бу мине бик сөендерә. Фестиваль халыкара булгач, ул татар телендә генә түгел, рус, казах һәм башка телләрдә дә булачак. Аның шигаре: “Музыка – дөнья халыклары теле”. Чөнки Әлфия Авзалова – дөньяның 17 телендә җырлаган артист, – диде ул матбугат очрашуында.

Фестивальнең жюри рәисе Салават Фәтхетдиновсүзен үпкә белдерүдән башлады:

Әгәр бүген рейтинг үткәрсәк, Әлфия апа беләнИлһам абый иң түбән дәрәҗәдә торачак. Бу – чын татар стиле. Без барысын да бик тиз онытабыз. Яхшысын да, начарын да. Кызганыч, бу безнең яшәү рәвеше. Фестивальнең дәрәҗәсен күтәрергә кирәк! Кеше әлеге фестивальгә эләгү турындахыялланырга тиеш. Әлфия апа турында кызы Зөлфия тынгысыз булганга онытмыйлар. Илһам абыйны бик тиз онытып барабыз. Әллә бар, әллә юк ул. Бу бит коточкыч!

Җырчы Илһам Шакиров белән Әлфия Авзалова исемнәрен берләштереп, бер конкурс үткәрергә кирәк, ди.

Ир-ат тавышы Әлфия Авзалова бүләге иясе була алмый. Гомумән, хатын-кыз тавышын ир-атныкы белән чагыштырырга ярамый. Бу – икесе ике төрле юнәлеш. Икесен берләштереп, Әлфия Авзалова белән Илһам Шакирова исемендә шәп конкурс оештырырга кирәк, – диде ул.

Зөлфия Нигъмәтҗанова-Авзалова да әлеге идеяне хуплады:

Әлфия Авзалова белән Илһам Шакиров – берсүзтезмә ул. Гомер буе шулай булды. Әлбәттә, шулай эшләргә кирәк. Бәйгене матур итеп, зур дәрәҗәгә чыгарырга тырышырбыз.

Салават Фәтхетдинов фикеренчә, эшне легендар җырчыларның дәрәҗәсен күтәрүдән башларга кирәк.

Без аларны түгел, милләтне күтәрәбез. Мактанып утырырга урын тапмыйм. Мин моны зур булмаса да, фаҗига дип саныйм. Безнең халыкның мескенлегеме, ялкаулыкмы, хәерчелек микән бу? Бу очракта кемне гаепләргә дә белмим. Әлфия апа белән Илһам абыйдан 10-20 тапкыр түбән кешеләрне күтәреп йөртәбез. Андый кешеләргә исеме түгел, җисеме кирәк. Әле үзләренең бизнеслары да булсын. Бу ике шәхес белән берничек тә бизнес ясап булмый. Булганын табып, үзеңнекен биреп эшли торган эш бу, диде җырчы.

Фестивальдән тыш, Әлфия Авзалованың 90 еллыгына багышланган фәнни-гамәли конференция һәм махсус күргәзмә дә әзерләячәкләр. Моның турында Татарстан Рәисе каршындагы Мәдәниятне үстерү фонды башкарма директоры Нурия Хашимова сөйләде.  

Әлфия апаның юбилее быелгы Милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елына туры килүе бик куанычлы. Без легендар шәхесебезнең иҗаты турында күбрәк сөйләрбез, язарбыз. Әлфия апаның җырлау рәвеше өйрәнелмәгән, аны өйрәнергә кирәк. Илһам абый белән Әлфия апа татар дөньясының, татар сәнгатенең асылташлары. Безаларны һәрвакыт барларга, иҗатларын өйрәнергә тиеш, диде ул.

Ләйсән Сафина


Фикер өстәү