Морат Әүэзов: «Үземне бишектә яткандай сиздем»

Бу хисләр, һичшиксез, тарихи ватан белән бәйле. Аның әнисе Фатыйма Габитова Казахстанның Семипалатинск шәһәрендә туып-үссә дә,  үзен Казан татары дип йөртә.  Мәгълүм сәбәпләр аркасында бу нәсел кайчандыр качып китәргә мәҗбүр була. Галим, дәүләт эшлеклесе, дипломат Морат Әүэзов Казанга бер төркем якташлары белән әтисе, бөек казах язучысы Мохтар Әүэзовның 125 еллыгын билгеләп үтәргә килде. Казахстанның Казандагы илчесе Ерлан Искаковның, казахлар һәм татарлар – бертуганнар, дигән сүзләре шигарь булып яңгырады. 

 

Җыентык

Татарстан Республикасының Милли китапханәсендә оештырылган бу очрашуда халык хозурына язучының Казан федераль университеты доценты Гөлфия Гайнуллина тарафыннан татар теленә тәрҗемә иткән китабы тәкъдим ителде:

«Мохтар Әүэзов – казахларның бик зур кешесе, классик язучысы, академик галиме. Совет заманында, бигрәк тә сугыштан соң, һәрбер милли әдәбиятта бердәнбер кеше иң беренче урынга куелды. Казахларда андый кеше Мохтар Әүэзов иде».

XX йөзнең егерменче елларында язылган, бүген татар теленә тәрҗемә ителгән «Үткелдәге атыш», «Күксирәк», «Шомлы заман»  әсәрләрендә  казах халкының  тарихи үткәне, гореф-гадәтләре, ниһаять, язучының буыннарга әйтер сүзе уелган. Язучы газиз халкының башка милләтләр кебек үк бөек, мәгърур икәнлеген  тарих аша күрсәтеп расларга омтыла. Үзен әдәбият мәйданында,  дөньяга таныткан  халкына  ихлас рәхмәтен җиткерә. Элек проза, драматургия һәм тәнкыйтькә ия булмаган казах әдәбиятын   үстерүгә ярдәм итә.

(Әмирхан Еникинең «Бер хатирә» исемле китабыннан)

 

 Абай

Казах акыны Абай Мохтар Әүэзовның иҗатында төп рольне уйный дисәк тә, ялгыш түгелдер. Аның макталулары да,  кагылулары да, эзәрлекләнүләре дә нигездә  шушы исемгә бәйле.

1897 елда  Көнчыгыш Казахстанның Семипалатинск өязендә яшәп яткан күчмә казах гаиләсендәге бәби туу хөрмәтенә  оештырылган мәҗлескә Абай Кунанбаев та килә. Бу малай Мохтар була. Абай да чит кеше түгел:  әтисе Кунанбай Әүэз бабаларының сеңлесе Нурганымга өйләнгән. Шул көннән башлап, бу икәүнең тормышы бер-берсенә үрелеп бара.

1918 елда Мохтар Әүэзов Семипалатинскида «Абай» журналын чыгара башлый.  Әмма басма сәяси сәбәпләр аркасында ябыла.  Ул арада егет югары уку йортын, аспирантураны тәмамларга өлгерә. Репрессия дә урап узмый. Кулга алынып, ике ел ярымга хөкем ителә. Иреккә чыккач, фикердәшләре аңа атаклы туганы Абайның иҗатын тикшерүгә алынырга тәкъдим итәләр.  1933 елда ул Абай шигырьләренең – «Абай Кунанбай улы толык жинак» дип аталган беренче тулы җыентыгын чыгара. 1937 елда Казахстан ССР Язучылар берлегенең беренче пленумы була, анда Мохтар Әүэзовны  нык тәнкыйтьлиләр, шуннан соң НКВД аның әсәрләрен тыя,  китапханәдән алдырта, үзен эштән куалар. Ул Ленинградка качып китә. Әмма  ниятеннән ваз кичми. 1941 елда Казахстанга әйләнеп кайткач, СССР Фәннәр академиясе Казах филиалының Тел, әдәбият һәм тарих институтында эшли.  «Абай» романының беренче китабын нәшер итә.

1945 елда, Абайның 100 еллыгында, «Абай» операсының либреттосын, «Абай җырлары» нәфис фильмының сценариен, тәрҗемәи хәленең яңа вариантын яза.  Мәскәүдә «Абай» китабы чыга. Аның өчен  автор Хезмәт Кызыл Байрагы ордены белән бүләкләнә. 1947 елда «Абай» романының икенче китабы казах телендә нәшер ителә, соңрак  ике китап та Мәскәүдә рус телендә дөнья күрә.  1949 елда роман I дәрәҗә Сталин премиясенә лаек була, автор Хөрмәт билгесе ордены белән бүләкләнә.  Шуңа да карамастан, ни өчендер (беренче чиратта көнләшү сәбәпче дип уйланыла), Мохтар Әүэзовны эзәрлекләүдән туктамыйлар, 1952 елда казах телендә «Абай юлы» дигән китап чыгуга, «Правда» газетасы  аны «гражданлык сизгерлеге җитмәү»дә гаепләп чыга.  Шундук профессорны «буржуаз-милләтчел хаталары өчен» университеттан эштән чыгаралар, күптомлык «Казах ССР тарихы»н язучы авторлар коллективыннан төшереп калдыралар.   Кулга алынудан шикләнеп, язучы Мәскәүгә китә. Анда «Абай юлы» тетралогиясен тәмамлый. «Иностранная литература», «Дружба народов» журналлары мөхәрритенә сайлана,  Абай иҗаты  турында чыгыш ясый. Шуннан соң Алматыга кайта, барлык эш урыннарында торгызыла. «Казах шигърияте антологиясе»н төзүдә катнаша, «Абай юлы»н тәрҗемә итүчеләр белән эшли.

60 яшендә Мохтар Әүэзов Ленин ордены белән бүләкләнә. Аңа Казах ССРның атказанган фән эшлеклесе исеме,  «Абай юлы» дилогиясе өчен Ленин премиясе бирелә. 1957–1960 елларда Сәрвәр Әдһәмова «Абай»  романының 1–2 томнарын тәрҗемә итә.

 

Муса Җәлил

Мохтар Әүэзов татар халкы өчен дә зур изгелек эшли: «Моабит дәфтәрләре» циклы өчен  Муса Җәлилгә Ленин премиясен бирдертүгә ирешә.

1957 елның иң яхшы әдәби әсәрләре өчен премияләр бирү мәсьәләсе килеп тугач, СССР Министрлар Советы каршындагы Әдәбият һәм сәнгать комитеты  иң лаеклы кандидатураны ачыклау буенча фикер алышулар уздыра.  Мохтар  Әүэзов Муса Җәлилне бүләкләүне таләп итеп чыгыш ясый. Шагыйрь иҗатын тәфсилләп бәяли.

«Моабит дәфтәрләре»н укыганда сез ниндидер өстәмә тойгыларның озата барганын –шигырьләрнең төрмәдә, шагыйрьнең «муенында элмәк» булган килеш язылганлыгын сизәчәксез», – ди Мохтар Омархан улы. – Әгәр дә премиягә бер генә исем лаек дип табылса да, ул Муса Җәлил  булырга тиеш. Аның исән булмавы мөһим түгел. Ул яши һәм сугышның һәр каһарманы кебек үк, безнең белән киләчәктә дә яшәячәк. Ул кылыч йөзенә басып иҗат итә һәм анда хакыйкать ак карга тамган кан кебек ачык күренеп тора». Мохтар Әүэзов чыгышы иң үтемлесе була. Нәтиҗәдә югары премияне Муса Җәлилгә билгелиләр.

 

Безне татар үстерде

Әмирхан Еники истәлекләрендә Мохтар Әүэзов белән   очрашуы хакында болай яза.

– Минем белән ул татарча дип әйтерлек сөйләште, һәр сүзен  аңлап бардым.  Ни гаҗәп, сүзен турыдан-туры татар әдәбияты, татар язучыларын мактаудан башлап китте. «Тукайлар, Галимҗаннар сезнең генә түгел, безнең дә беренче мөгаллимнәребез, – диде. – Безнең казахта бары татар әдәбиятында  тәрбияләнеп үскән язучылар да бар». Шуларга өстәп, Мохтар ага, татарлар революциягә кадәр Россиядәге төрки халыклар арасында иң алдынгы халык иде, дигән бик кыю фикерен дә әйтте…

Әмирхан Еникинең шушы истәлекләре җиткерелгәннән соң төрки дөньяны өйрәнүче галим, профессор Хатыйп Миннегулов: «Чыннан да, Урта Азиядәге бик күп халыкларның мәдәнияте, әдәбияты бары тик татар зыялылары ярдәме белән генә дөньяга танылды. Әмма, ни кызганыч, бүген бу хакта инде онытылып бара. Үзбәкләрдә дә шул хәл. Казахлар да әллә ни искә төшермиләр», – дип үз фикерен  белдерде. Зыялы кеше буларак, дөрес әйтмәсәм, гафу итәрсез, дип өстәп куярга да онытмады.  Бу сүзләргә җавап бирүче табылмады.

Морат Мохтарович исә үзе очрашу вакытында күп вакытта  татарча сөйләмгә күчте һәм моны әнисенең татар нәселеннән булуы белән аңлатты.

– Әнием бик белемле, гарәп, фарсы, немец телләрен яхшы белә иде. Без балачактан «Кара урман», «Эзләдем, бәгърем, сине» җырларын җырлап, Тукайның «Шүрәле»сен тыңлап үстек. Татар мәдәниятенә якын булу аны авырлыклардан коткарды, яшәргә көч бирде дип беләм.  Әтием: «Аллаһ сезне шушы җирдә дөньяга китергән икән, димәк,  шушы җирнең бәхете өчен көрәшергә тиешсез», – дип әйтеп килде. Аның әманәтен үтибез. Тамырларыбызда татар каны акканын да онытмыйбыз , – диде.

 

Фәния Әхмәтҗанова


Фикер өстәү