Ач карынга ашарга ярамый торган ризыкларны атаганнар

Табиб бу җәһәттән үз киңәшләрен биргән.
Ач карынга цитрус җимешләре, сок, куе каһвә ярамый. Татлы газлы суны һәм яңа пешкән камыр ризыгын да саклык белән генә кулланырга кирәк. Санкт-Петербург дәүләт университетының фәнни-клиник һәм мәгариф үзәге диетологы Наталья Круглова ria.ru хәбәрчесенә шулай дип белдергән. Бу ризыкларны иртән ач карынга һич тә ашарга ярамый, дигән белгеч.

 

“Аеруча ашказаны-эчәк чирләреннән интегүчеләргә сак булырга кирәк. Әлеге ризыклар ашказанында тоз кислотасы эшләп чыгаруга этәргеч бирә. Шуңа күрә ашказаны авыртуга, эч күперү, сару кайнауга китерергә мөмкин”, – дип аңлатып үткән диетолог.


Фикер өстәү