Казан дары заводының хезмәткәрләре саны 21 процентка арткан

Киров һәм Мәскәү районнарының сәнәгатьтә җитештерү индексы 87 процент тәшкил иткән.
Узган елда Казан дары заводы хезмәткәрләренең саны 451 кешегә, ягъни 21 процентка арттырылган. Бу хакта Киров һәм Мәскәү районнары хакимиятләре башлыгы Сергей Миронов хәбәр иткән.

Хакимият башлыгы белдергәнчә, 2022 елда Казанның ике районында 7 яңа предприятие оештырылган. Аларда барлыгы 163 эш урыны булдырылган.

Моннан тыш узган елның 11 аенда сәнәгатьтә җитештерү индексы 87 процент тәшкил иткән. Бу – 2021 елдагы күрсәткечтән кимрәк. Әмма, җитештереп, сатуга озатылган продукция күләме 11.5 процентка артып, 191 миллиард сум тәшкил иткән.


Фикер өстәү