Яз айларында татарстанлыларны кыскартылган дүрт эш атнасы көтә

Быелгы язда татарстанлылар дурт эш атнасында кыскарак эшләячәкләр. Бу Татарстан Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының җитештерү календарендә күренә.

Аларның беренчесе бу атнада, 6 мартта, башланды, чөнки чәршәмбе, 8 мартта, Халыкара хатын-кызлар көне билгеләп үтелә. Сишәмбе көнне, 7 мартта, эш көне бер сәгатькә кыскарачак.

Киләсе кыска эш атнасы апрельдә булачак. 21 апрельдә, Татарстан халкы Ураза гаетен бәйрәм итәчәк. Пәнҗешәмбе, 20 апрельдә, кыскартылган эш көне булачак.

Киләсе кыскартылган ике эш атнасы май аена туры килә. Дүшәмбе, 1 майда, Яз һәм хезмәт бәйрәме, ә сишәмбе, 9 майда Җиңү көне билгеләп үтеләчәк. Якшәмбе, 8 гыйнвардан ял көнен күчерү сәбәпле, дүшәмбе, 8 май, шулай ук эш көне булмаячак.

 


Фикер өстәү