Казанда разведчик, “Красивая” китабы герое Самра Бикмеева вафат булган

Сугыш ветераны Берлинга кадәр барып җиткән. Шуннан соң Венгриядән, Польша һәм Румыниядән яшерен мәгълүматлар тапшырып торган.

Казанда Бөек Ватан сугышы ветераны, разведчик Самра Бикмеева вафат булган. “KazanFirst” хәбәренә караганда, ул бүген – 6 мартта 101 яшьтә бакыйлыкка күчкән. Әлеге мәшһүр хатын-кыз “Красивая” китабы героена әйләнгән.

Фронтта шәфкать туташы булган. Кызыл Армия гаскәрләре белән бергә Берлинга кадәр барып җиткән һәм аны алуда катнашкан. Үзенең туып үскән төбәге – Татарстанга 1948 елда гына әйләнеп кайткан. Сугыштан соң НКВДның җаваплы бурычларын башкарган. Самра Бикмеева, разведчик буларак, Венгриядән, Польша һәм Румыниядән яшерен мәгълүматлар тапшырып торган.


Фикер өстәү