Татарстанда янгын куркынычы зур булу сәбәпле кисәтү игълан иткәннәр

13 апрель көнне көндез һәм кичен республикада секундына 15-17 метр тизлектә төньяк-көнчыгыштан көчле җил көтелә.

Татарстанда 13-20 апрель чорында, урманнарда янгын куркынычы зур булу сәбәпле, кисәтү игълан ителгән. Республика Гидрометеорология һәм әйлән-тирә мохитне күзәтү идарәсе хәбәр иткәнчә, янгын куркынычы дәрәҗәсе 4 нче класска тигез.

Моннан тыш 13 апрель көнне көндез һәм кичен республикада секундына 15-17 метр тизлектә төньяк-көнчыгыштан көчле җил көтелә.


Фикер өстәү