Бишбалтаны ни көтә? Без бел(мә)гән тарих

Бишбалта – Казан шәһәрендә үз исемен, бай тарихын, борынгы зиратын саклап калган бердәнбер татар авылы. Кукмара якларында туып, хезмәт юлын атаклы «Урак һәм чүкеч» заводында башлаган һәм гомеренең күп өлешен шушы төбәкнең серләрен өйрәнүгә багышлаган Гарафетдин абый Хисаметдинов шундый фикердә. Шуңа күрә дә ул туристларны җәлеп итәрлек проектлар эшләп, хәзер инде авыл тарихы турындагы китапны да тәмамлап килә. Ул якларга килеп чыксак, яңадан-яңа тарихи урыннар белән таныштыра, яңа идеяләрен бәян итә.

Калган эзләр

– Бу төбәк Казан шәһәре генә түгел, ә бөтен Татарстан өчен патриотик тәрбия үзәге булып тора. Башка бер генә урында да бу кадәрле дөнья, Россия буйлап дан казанган батырлар, галимнәр тупланган төбәк юк, – ди ул. – Кайберләрен генә искә төшереп үтик: ике тапкыр Советлар Союзы Герое Николай Столяров шушы төбәктә туып-үскән, «Урак һәм Чүкеч заводында эшләгән», өч тапкыр Социалистик Хезмәт Герое, академик, беренче атом бомбасын ясаучы Игорь Курчатовны да язмыш шушы заводка китергән, Советлар Союзы Герое, очучы Михаил Девятаев Бишбалтадагы Елга техникумын  тәмамлаган, шул ук заводта токарь булып эшләгән. Тарихы да бик бай Бишбалтаның. Бакалда йокымында (пристань) Казан ханбикәсе Сөембикә улы Үтәмеш белән саубуллашкан. Казанны басып алырга килгән Явыз Иван беренче тапкыр шушы җиргә аяк баскан һәм каршылык күргән. 1772 елда Петр I Бишбалтага килә, 50 еллык юбилеен билгеләп, анда ясалган 25 корабны алып, Иранны яуларга китә. Патшабикә Екатерина Икенче дә шушы йокымга килә. Татарларга таштан мәчет төзергә рөхсәт иткән өчен, хөрмәт йөзеннән, Әби патша исеме ала. Монда Владимир Ульянов-Ленин, Максим Пешков (Горький), Габдулла Тукай, Сара Садыйкова, Федор Шаляпин, Хәсән Туфан кебек шәхесләрнең эзләре сакланган.

Җәмигъ мәчете

Быел ике елга – Идел белән Казансу кушылган урында, 10 мең кеше сыешлы Җәмигъ мәчете төзелә башлады. Дөрес, бу урынны ошатмаучылар да булды. Шул җәһәттән Татарстан мөфтие Камил Сәмигуллин аңлатма бирде һәм килеп туган киеренкелеккә нокта куйды. Мөфтинең чыгышын күп яклап тикшереп, тәнкыйтьләп тә, яклап та чыктылар. Шуларның икесенә мин дә тукталам. Күп кеше шәһәр читендә салына дип уфтана. Минемчә, бу – киләчәккә карап эшләнә торган төзелеш. Башкалабызның иң гүзәл урыны ул. Алга таба Яшел Үзән, Биектау, Югары Ослан Казан шәһәренә кушылып, мегаполис  булыр дип фаразлана. Димәк, Җәмигъ мәчете бу мегаполисның үзәгендә булачак. Шул ук вакытта әдәби, тарихи әсәрләргә кереп калган, су буйлап килүче «Ефәк юл» сәүдәгәрләренең ял итү, сату-алу үзәге булган Мәркиз утравын торгызып, аны яшьләрнең, сәфәрчеләрнең, килгән кунакларның ял итү, күңел ачу үзәгенә әйләндерергә иде.

Булачак мәчеткә кагылышлы күңелне борчып торган сораулар тагын да бар инде ул. Беренчесе – мәчет салынасы комлыкның түбәндә урнашуы. Бу җәһәттән язгы ташулар, су басулар зыян салмасмы икән дип,  Казан дәүләт архитектура һәм төзелеш университетының кафедра мөдире Александр Дембич та үз фикерен җиткергән иде. Икенчесе – Җәмигъ мәчетен Мәккә шәһәрендә урнашкан, мөселманнарның йөзек кашы булган «Кәгъбә ташы»на охшатып, бер манаралы итеп салмакчылар. Мондый тәнкыйтьләргә җавап йөзеннән Камил хәзрәт: «Татар орнаментлары булыр, үзгәрешләр кертелер», – дип җавап бирде бирүен. Проектка үзгәрешләр кертү ни дәрәҗәдә рөхсәт ителә бит? Ә тарихка әйләнеп кайтсак, бу төбәктә өч мәчет булган. Зур урамда – бер манаралы, Юнысов исемендәге – ике манаралы һәм биш манаралы «Бишбармак» мәчете.

Уйлы күңел уйлана

– Мине борчыган тагын бер сорау – ташландык хәлдә калган борынгы мөселман зираты. Аның хакында, нишләптер, Камил Сәмигуллин да искә алмады. Минемчә, мөселман зиратын тәртипкә китереп, төзекләндереп, янында кечкенә генә Ак мәчет салып, тарихи ядкәрләрне саклау урынын булдырырга кирәк. Зират бик аяныч хәлдә. Аның янында зур йортлар калкып чыкты. Инде күптәннән: «Нигез казыганда кеше сөякләренә тап булабыз», – дип сөйләгәннәрен ишеткәнем бар. Җәмигъ мәчетенең Бишбалтада салынасын ишеткәч, күңелдә, зират та төзекләндерелер, дигән өмет пәйда булды.

Татарстанның элеккеге мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Николай Никифоров заманында Казан – Иннополис маршрутында метро төзү тәкъдиме белән чыккан иде. Шул проектны хуплап, Казан, Бишбалта, Адмиралтейство, Җәмигъ мәчете, Уракчы (Илдар Хановның Төрле диннәр үзәге, Юдино чиркәве, Хуҗиәхмәт Басу (Гольф клубы) һәм башка тукталышлар тәгаенләнсә, бик тә уңайлы килеп чыгар иде.

Бу төбәктә ике базар булган. Шәрык базары – Зур урамда, ә икенчесе – «Урак һәм Чүкеч» заводы артында, тимер юл буенда. Бүген тарихи трамвай депосы ташландык хәлдә. Шәрык базары өчен бик кулай урын.

Инде килеп, Клара Цеткин урамының да иске – Бишбалта дигән исемен кире кайтару дөрес булыр иде дип саныйм. Бишбалта үзәген зур төзелешләр, үзгәрешләр көтә. Бу күп көч һәм чыгымнар сорый. Максатка ирешү өчен төбәк префектурасы төзелсә, кулай булыр иде. Төбәкне белүче тарихчылар, мөселман архитектурасын белүчеләр, эшмәкәрләр, Татарстан Рәисе ярдәмчеләре бергә туплансак, эш тизрәк тә, нәтиҗәлерәк тә барыр дип өметләнәм.

Фәния Әхмәтҗанова

Фото: Илдар Мөхәммәтҗанов

 


Фикер өстәү