Тынычлык күпмегә барыр?

Үткән атнада дөнья сәясәтенең төп вакыйгасы Израиль белән ХАМАС арасындагы утны дүрт көнгә туктатып тору турындагы килешү булды. Килешү кысасында тоткыннарны алмаша башладылар.

ХАМАС – 50 тоткынны, Израиль төрмәләрдән 150 фәләстыйнлыны чыгарырга тиеш. Моннан тыш ХАМАС Таиланд гражданнарын килешүдән тыш азат итүне  үз өстенә алды. Беренче тоткыннар азат ителде инде. Израиль табиблары Газзәдән кайтучы гражданнарның сәламәтлеге яхшы булуын әйтә. Америка телевидениесенә ышансаң, килешү тагын да озайтылырга мөмкин. Мисыр һәм Катар арадашчылыгы ярдәмендә авыр һәм катлаулы процесс дәвам итәргә тиеш. Фәләстыйнлылар, Израиль килешүне даими боза, диләр.

Сүз гадәти төбәк конфликты турында гына бармый. Көнбатыш белән ислам дөньясының үзара чәкәләшүенә китерү куркынычы зур булган каршылык үсә. Мөселман илләре җитәкчеләре Америка куйган таләпләрне төгәл үтәргә тырыша тырышуын, әмма урамнар тыныч түгел. Дәвамлы конфликтның зур фетнәгә китерү хәвефе бар. Көнбатышның үзендә дә урам протестлары бара. Газзәдәге суеш көнбатышлыларның ислам белән кызыксынуын арттырды. Зур кризис адымнарын тизләткәндә, сәясәттә урамнар йогынтысы зур булуын бар дөньяда аңлыйлар.

Көнбатышта икътисадый хәл мактанырлык түгел. Бер Америка гына әлегә үзен рецессия хәвефеннән имин тота. Германиядә җитештерүнең кимүе бюджет кризисына китерде. Илнең Финанс министрлыгы дәүләт чыгымнарын туңдырырга мәҗбүр, чөнки 2024 ел бюджетында 60 миллиард евролык «ертык» барлыкка килгән. Европада нефть химиясе сәнәгатенең үлем хәлендә булуы турында хәбәрләр килә. Заводлар чимал эшкәртүне 1975 елгы дәрәҗәгә кадәр киметкән. Кризис нәтиҗәсендә хакимияткә үтә уң радикаллар килү куркынычы арта. Нидерландта сайлауда Геерт Вилдерсның үтә уң партиясе җиңде. Вилдерс – исламга дошманлыгы, расачыл карашлары белән танылган кеше. Ул ил хөкүмәтен җитәкләргә тели һәм Нидерландны Евросоюздан чыгарырга вәгъдә итә.

Ислам дөньясында да Көнбатыш белән конфликт ихтималын яхшы аңлыйлар. Европа һәм Америкадан технологик бәйлелектән котылуның зур адымнары ясала. Төркиянең сәнәгать һәм технологияләр министры Фатих Качыр: «Бүген Төркия катлаулы технологияләр җитештерергә сәләтле илгә әверелде», – дип белдерде.  Төрекләр, чынлап та, инновацияләр өлкәсендә ыргылыш ясый, әмма кайбер тармакларда Көнбатышны артта калдыру күзәтелсә дә, гомумән алганда, бәйлелек барыбер зур әле. Икенчедән, хәрби өлкәгә һәм технологияләргә бюджеттан зур инвестицияләр ясау финанс тотрыксызлыгына китерде. Үткән атнада төрек банкы төп ставканы 40 процентка җиткерде.

                                      Рәшит Фәтхрахманов

 

 

 


Фикер өстәү