Мәктәп – авылның йөрәге: аның тибешен һәркем аңлый аламы?

Телиләр икән,  авылдагы башлангыч кына түгел,  зуррак мәктәпләрне дә саклап кала алалар. Унар укучылы Мамадыш районының Кече Кирмән, Нурлат районының Кычытканлы тугызъеллык мәктәпләре – шуның бер мисалы. Уку йортлары сакланып калсын өчен, әти-әниләр үҗәт булырга тиешме, әллә,  ни генә дисәң дә, барысын да җитәкчелек хәл итәме? Яңа уку елында мәктәпләрне кыскарту мәсьәләсенә кабат әйләнеп кайтырга булдык.

Авылларда мәктәпләрнең ябылуында Мәгариф һәм фән министрлыгының катнашы юк, моны  район җитәкчелеге хәл итә. Министрлык мәктәпләрне ябуны хупламый. Яңа уку елы алдыннан Татарстан мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллинның фикерен белешкәч, авылда мәктәп булмаса, тормыш кителә, диде.  «Эшләп торучы, нәтиҗә бирүче мәктәпне ябуны  берничек тә хуплап булмый. Әгәр  авылда мәктәбе, клубы, медпункты эшләмәсә, бөтен кеше район үзәгенә, шәһәргә китсә, халыкны кем туендырыр? Эшче көчләрне кем әзерләр?» – диде ул безгә.

Дүрт авылга – 10 бала?

Заманында Кече Кирмән мәктәбендә 120шәр бала укыган чаклар булган. Бүген исә  анда әлеге авылдан  нибары 4 укучы белем ала. Калганнары күрше авылдан килә. Мәктәптә 1, 3, 8 сыйныфларда бер генә бала да юк.  7–9 сыйныфларда – өчәр, ә калганнарында берәр бала укый. Укучылар саны аз булгач,  2010 елда  урта мәктәп тугызъеллык итеп үзгәртелгән.

Быел  мәктәпкә яңа директор итеп, Соколка мәктәбенең элеккеге  физкультура һәм ОБЖ фәннәрен укытучы  Айнур Гатиятуллин  билгеләнгән. 30 яшьлек директор кечкенә мәктәпнең язмышына  битараф түгел.

– Мәктәп ул – авылның йөрәге. Әгәр  мәктәп ябылса, авыл да бетәчәк.  Шуңа күрә аны ябу дөрес түгел дип саныйм. Узган ел  12 бала укыса,  быел  аларның саны икегә кимрәк. Мәктәпнең сакланып калуы әти-әниләрнең бердәмлеге, шулай ук район һәм мәгариф бүлеге җитәкчеләренең мәктәпләрне ябуга каршы булуыннан тора, – ди Айнур Гатиятуллин – Укытучыларның барысы да югары белемле. Укучылар тырышып укый, олимпиадаларда җиңүләр яулый.

Илфир Гыйздәтуллин  әлеге  мәктәптә 31 ел  татар  теле  һәм әдәбият укыта.

– Аз укучылы мәктәпне саклап калуны район җитәкчелегеннән күрәбез. Моны ялагайланып әйтмибез, дөресе шулай.  Бу яктан авылларның хәлен аңлап эш итәләр, моның өчен рәхмәт. «Мәктәпне ябабыз» дигән сүз булганы юк. Әмма бала саны аз булгач, шикләнү бар инде. Балалар бетсә, укытучыларга нишләргә? Эшсез калу барыбызны да куркыта. Беркая да барып булмый, бөтен җирдә шул ук проблема, – диде ул. – Бездә 8 укытучы эшли, техник хезмәткәрләр дә бар. Ашханәдә балаларны тукландырырга кирәк. Котельная операторлары бар. Мәктәп ике  катлы,  аны җылытмыйча булмый,  – ди Илфир әфәнде.

Безгә күңелсез түгел…

Кечкенә мәктәпләрдә  ярышып укыр өчен мөмкинлекләр булмаса да, укучыларның бу яктан зарланганы юк. Теләгәне зуррак белем йортына китә ала, канәгать булганы үзенекендә кала.

7 нче сыйныфта  өч укучының берсе – Алия Гыймазова.  Алия  туган авыл мәктәбендә укуны үзе бер бәхет дип саный.

– Иртүк торып, автобуста  күрше авылга барасы юк. Сыйныфта  берничә генә булсак та, күңелсез түгел. Киресенчә, уку рәхәтрәк. Укытучының  игътибары артыгы белән җитә. Барлык сорауларга җавап алабыз. Бәйрәмнәр бик күңелле уза. Һәр көнне, дәрес башланганчы, сыйныф сәгатьләрендә безне кызыксындырган нәрсәләр турында сөйләшәбез. Хәзерге вакытта Укытучылар, Өлкәннәр көненә әзерләнәбез, – ди  Алия.

6 нчы сыйныф укучысы  Рузана Мөхәрләмовага исә аралашыр өчен сыйныфташлары юк. Моңа аның исе китми. «Башка сыйныфларда иптәшләрем бар бит. Сыйныф җитәкчем Фирдания апа да бик якын», – ди. Ул  Норма  урман хуҗалыгы дигән авылдан килеп белем ала.

— Үземә генә кыен түгел. Укытучының гел сорап торуына күнеккән мин. Өй эшләрен эшләргә ялкауланмыйм. «4ле» һәм «5ле» билгеләренә  генә укыйм. Бигрәк тә рус һәм татар телләрен, әдәбиятны яратам, – ди Рузана.

Авыл беркайчан да бетмәячәк!

Кече Кирмән авыл җирлеге башлыгы Хәсәнҗан Мөбарәкшин әнә шулай дип ышана. Ни өчен дигәндә, шәһәрдән кайтып, буш өйләрне сатып алып бетерәләр икән. Пенсионерлар  фатирларын балаларына калдырып, авылга яшәргә кайта. Йорт-җирләрен  тәртиптә тоталар. Авылда 146 хуҗалык исәпләнә, анда 200дән артык кеше яши.

– Яшьләр авылга кайтмый. Иң яшь гаиләгә  – 45 яшь. Колхоз таралды, җирләрне Рифат Мотыйгулинның авыл хуҗалыгы предприятиесе килеп эшкәртә. Бездән анда 10лап кеше эшли. Авыл халкы арасында мәктәптә, клубта, шулай ук читкә барып эшләүчеләр дә бар. Сыерлар саны кимесә дә, мал-туар асрыйлар.  Авылда яшәү өчен барлык мөмкинлек  тудырылган. Өйләргә газ-су кертелгән, урамнар яктыртылган. Авылда эш кенә кирәк.  Шул ук вакытта  яшьләрне, эш булса да, кайтарып булмас дип уйлый. Әйтик, без Кырымга барганда,  яшьләр Ялтаны сайлый. Өлкәннәр тыныч урынны яратса, яшьләргә шау-шу, кызык булсын. Аларга  шәһәр кирәк, – ди Хәсәнҗан Мөбарәкшин.

Мамадыш  районының мәгариф бүлеге башлыгы Илдус Габдрахманов белән дә элемтәгә кердек. «Ун ел эчендә бары бер генә –  Яке авылындагы өч балалы башлангыч мәктәп  кенә ябылды. Без барлык мәктәпләрне саклап калу ягында. Бу – җитәкчелек белән әти-әниләрнең бердәм булу нәтиҗәсе. Мәктәп булгач, авыл да яши.  Бүген районда  23 – урта, 11 – төп, 3 бакча-мәктәп бар. Без мәктәпләрне кыскартуны хупламыйбыз, – ди ул.

Әти-әни сүзе…

Нурлат районының Кычытканлы авылында 200дән артык хуҗалык бар. Балалар бакчасы берничә ел  элек ябылган.  Мәктәбендә бүген 10 балага 7 укытучы  белем бирә. Сыйныфта иң күбе – 4 бала.  Уку йорты  1985 елда төзелгән. Мәктәптә белем алу өчен шартлар  тудырылган, тик укучылар саны гына аз.  Быел да 1 нче сыйныфка бер генә бала килгән.

— Мәктәп директоры гаилә хәле буенча эштән китмәкче иде. Урынына килүче табылмады, әти-әниләр дә аның мәктәптә калуын теләде. Әгәр директорыбыз киткән булса, укучыларга 30 чакрым тирәсе ераклыктагы Колбай-Мораса мәктәбенә барырга туры килер, йә филиал булып калыр иде. Әти-әниләр,  укытучыларыбыз яхшы, мәктәбебез зур, якты  дип, аны ябуга бик  каршы булды.  Дөрес, алдагы елларда, аралашырга кеше аз, дип китүче  балалар булды. Шул сәбәпле дә укучылар саны азайды, – ди татар теле һәм әдәбияты укытучысы Гөлназ Ибраһимова. – Безгә  районнан, бала саны аз, мәктәп ябыла, дигән сүз  әйтүче юк. Директор китмәгәч, мәктәп сакланып калды.

Гөлназ әйтүенчә, яшьләр,  эш булмагач, шәһәргә китү ягын карый. Элек ферма, кирпеч заводларына кадәр булган. Шул сәбәпле авылда төпләнеп калганнар. Гаиләләр булмагач, бала табучылар азайган. Әле менә авылда җәй көне игезәк балалар туган, кышка тагын бергә артыр дип көтәләр. Аларга  һәр бала кадерле. «Авылда яшәү өчен шартлар тудырылган. Үзара салым акчасына  урамга таш  түшәлде. Баганаларга утлар куялар. Зарланырга урын юк», – ди ул.

Фикер

Айрат  Фәррахов, Дәүләт Думасы депутаты:

– Без  мәктәпләрне сакларга тиеш. Әмма монда   тигезлек (баланс) булу мөһим. Ни өчен, дисәгез, бер генә укучы калганда, ул аралашудан мәхрүм ителергә мөмкин. Иптәшләре белән  аралашканда, яхшы укытучылар булганда гына  алар актив, белемле булачак. Без мөмкинлек булганда мәктәпләрне сакларга тиеш. Ләкин баланың белеменә зыян китерә икән, аны яхшырак булган мәктәпкә илтү хәерлерәк. Мәктәп бетсә, авылның яме китәчәк. Без  авылларда яшьләр калсын өчен тырышырга тиеш. «Бердәм Россия» партиясенең «Авыл территорияләрен саклау» программасы шуңа юнәлтелгән. Авылда яшьләрнең калуы берничә фактордан тора. Беренчедән, салада яшәү сыйфаты шәһәрнекеннән калышырга тиеш түгел. Безнең моның өчен барлык мөмкинлекләр бар. Юллар, газ, ут…  Икенчедән, эш. Аннан башка берни килеп чыкмаячак. Без сыйфатны үзгәртергә тиеш, бүген читтән торып эшләү мөмкинлеге дә туды. Интернет, элемтә бар.  Шәхси йорт, экологик  яктан чиста ризык, яхшы юллар күп мәсьәләләрне хәл итә. Шуңа күрә без авылда яшәү сыйфатының  шәһәрнеке белән тигезләшүен телибез.

Марсель Галиев, Г.Тукай исемендәге Татарстан дәүләт премиясе лауреаты, Татарстанның халык язучысы:

– Мәктәпләрне саклап калу  мәсьәләсендә нәрсә эшләргә кирәклеген җитәкчеләр беләдер. Ник алар аны япмаска кирәклеген белмиләрме икән? Минем бер вакытта да, мәктәпләрне ябарга кирәк, дип әйткәнем булмады. Бер бала гына булса да, ябарга ярамый. Берничә елдан бала булырга, ә мәктәп туздырылган булырга мөмкин. Бездә шулай бит.

Сәрия Мифтахова


Фикер өстәү