Россиянең иң көчле кешесе үлгән

2009 елда Россиянең иң көчле кешесе титулын алган Владимир Синеглазов коронавирус аркасында үлгән. Аңа 61 яшь булган, дип хәбәр итә РЕН ТВ.

Телеканал мәгълүматларына караганда, спортчы гомеренең соңгы көннәрендә комада булган. Шул ук сәбәп белән Синеглазовның сеңлесе дә үлгән.

Россиянең иң көчле кешесе гер спорты белән шөгыльләнгән. Спортчы озак вакытлар гастрольләрдә йөргән. Анда төрле трюклар һәм снарядлар белән чыгыш ясаган. Карьерасы башланганнан бирле ул 26 дөнья рекорды куйган. Синеглазов 50 яшендә аяк буыннары авырта башлагач чыгыш ясавын туктаткан.


Фикер өстәү