Табиб-гастроэнтеролог: Ашказаны-эчәк авыруларыннан үләннәр белән генә котылам димә

Көз – хроник авырулардан интеккән кешеләр өчен зур сынау чоры. Ашказаны-эчәк авырулары, аерым алганда, гастрит белән ашказаны җәрәхәтен (язва) булган кешеләр  бу чорда аеруча тилмерә. Табиб-гастроэнтеролог Индира Гыймалтдинова күп кенә шул сорауларга ачыклык кертте.

– Индира Мөнировна, көзен бик күп хроник авырулар, бигрәк тә гастрит, язва баш калкыта. Бу күренеш нәрсә белән аңлатыла?

– Моның берничә сәбәбе бар. Беренчедән һава торышы кисәк үзгәреп тору сәбәпле, кешенең иммунитеты какшый. Ашказаны-эчәк тракты сүлпәнрәк эшли башлый. Организм витаминнарга кытлык кичерә башлый. Көз көне еш күзәтелә торган депрессия, стресслар да гастритның башка калкытуына сәбәпче була.

– Гастрит белән ашказаны җәрәхәте бер-берсеннән нинди билгеләр белән аерыла?

– Гастрит белән язваның билгеләре охшаш диярлек. Аерма бары шунда: гастрит вакытында ашаганнан соң 3–4 сәгать үткәч, эч авыртырга тотына. Язва вакытында исә ашаганнан соң ук яки берничә сәгать үткәч авырта башлый. Гастрит – шактый киң таралган авыру. Аннан күбрәк шәһәр халкы интегә. Гастрит вакытында ашказанында авырлык сизелә, чәнчү, кикерү, күңел болгану кебек билгеләр күзәтелә. Катлаулырак очракта кеше косарга да мөмкин. Язва вакытында, гадәттә, күңел болгана, сару кайный. Косканнан соң кешенең хәле җиңеләя төшә. Гастриттан аермалы буларак, язва вакытында кешенең төнлә дә ашказаны авырта. Соңгы арада язва бернинди билгеләрсез генә дә уза башлады. Шуңа күрә ашказанын төгәл кайсы чир борчыганын белү өчен, ФГДС узарга кирәк. Бу билгеләрнең берсе генә күзәтелсә дә, кичекмәстән табибка мөрәҗәгать итәргә кирәк. Үзлегеңнән генә дәваланырга тырышу – зур хата.

– Әлеге чирләрне халык медицинасы ярдәмендә дәвалауга ничек карыйсыз?

– Язва белән гастритны ниндидер үләннәр, майлар ярдәмендә генә дәваларга маташучылар да очрый. Әмма ашказаны-эчәк авыруларыннан алай гына котылам димә. Андый ысуллар ярдәмендә чирне, киресенчә, азындырырга гына мөмкин. Ашказаны җәрәхәте белән гастритның бик катлаулы формасы булмаса, кеше өйдә генә дәвалана ала. Моның өчен иң беренче чиратта, табиб язып биргән даруларны эчәргә, махсус диета тотарга, сәламәт тормыш алып барырга, тәмәке тарту, спиртлы эчемлекләр куллану кебек начар гадәтләрдән баш тартырга кирәк. Әлеге чирләрдән кесәл дә бик шәп булыша.

– Гастрит яки язва баш калкыткан чорда ничек тукланырга кирәк?

–  Беренче билгеләре күренә башлауга, рационга үт суы бүленеп чыгуны көчәйтүче ризыкларны кертмәгез. Бу исемлеккә тозлы, кыздырылган, ачы, ысланган ашамлык, төрле соус, тәмләткечләр, әче җиләк-җимеш керә. Гастриттан интеккән кешеләргә газлы су, камыр ризыклары, торт һәм кремлы пирожныйлардан да баш тартырга туры киләчәк. Чир баш калкыткан чорда ризыкны һәр өч сәгать саен аз-азлап ашарга кирәк. Төнгә каршы йогырт, кесәл эчеп куйсагыз да, комачауламас. Ашказанының лайлалы тышчасы ялкынсынмасын өчен, ризыкны җылы килеш ашарга кирәк.

 Динә Гыйлаҗиева әзерләде


Фикер өстәү