Монда аграр сыйныфлар да эшли, укучылар агродроннар да җыя. Укуда да калышмыйлар: 100әр балл туплаучылар да бар. Белем йортының уңышлары, борчыган мәсьәләләр турында директор Рәзилә Шәймәрданова белән сөйләштек.
– Рәзилә ханым, сез ничек укытучы һөнәрен сайларга булдыгыз? Хатын-кызга мәктәп директоры булып эшләү авыр түгелме?
– Хезмәт юлымны авыл кибетендә сатучы булып эшләүдән башладым. Сәүдә өлкәсе – халык белән эшләү, минем өчен үзенә күрә бер «психологик тәҗрибә» туплау мәктәбе булды. Тауар белгече һөнәрен үзләштереп, Шушмабаш икмәк пешерү йортында мөдир вазыйфасын башкарырга туры килде. Кайда гына эшләсәм дә, күңелдә гел укытучы булу хыялы йөрде. Казан дәүләт педагогия университетының рус теле һәм әдәбияты бүлеген тәмамлап, Носы мәктәбендә рус теле укыта башладым. Берничә ел эшләгәч, директор урынбасары итеп куйдылар. 2009 нчы елны Шушмабаш урта мәктәбен җитәкләргә тәкъдим иттеләр. Менә шуннан башланды инде... Әлбәттә, үзем укыган мәктәпкә җитәкче булып килү – зур җаваплылык.
Директор булу авыр түгел, чөнки мине аңлаучы, һәрвакыт ярдәм итәргә әзер торучы гаиләм бар. Ирем Әнис шушы мәктәптә хезмәт укыта. Бик дус, тырыш безнең Шушмабаш мәктәбе коллективы. 24 укытучы 132 укучыга белем һәм тәрбия бирә.
Максатым – Шушмабаш мәктәбен районда гына түгел, республика һәм ил киңлекләрендә таныту. Авыл баласы шәһәрнекеннән ким булган мәктәптә укырга тиеш түгел. Һәм шуңа ирешү өчен барлык мөмкин булган юлларны табарга тырышам.
– Мәктәпнең үз традицияләре бармы?
– Мәктәп залында «Тукай агачы» бар. Без аны шагыйрьнең сүзләре белән «Эш агачы һәрвакытта бик юмарт китерер җимеш» дип атадык. Бу агачка укучыларыбызның төрле конкурс, конференцияләрдә җиңүләре, туган телне үстерү буенча олимпиадаларда ирешкән уңышлары турында хәбәрләр тупланып барыла. «Йолдызлар аллеясы» почмагына исә уку, спорт, иҗат буенча уңышлары булган укучыларның исемнәре язып куела.
– Без укыганда, тәртипкә билге куялар иде. Хәзер шуны кире кайтармакчылар. Ничек уйлыйсыз, укучыларга тәртипкә билге кую мәктәпләргә тәртип кертерме?
– Әйе, без укыган вакытта да тәртипкә билге куйдылар. Һәм әле бездән югарырак класста укып чыккан бер укучы, мәктәпкә очрашуга килгәч: «Миңа тәртипкә начар билге куеп, аттестат бирмәгәннәр иде», – дип тә әйтте. Шаккаткан идек. Димәк, ул билге кеше тормышын җимерергә дә мөмкин икән бит. Менә аның хәтәрлеге кайда. Шуңа күрә тәртип билгесе укучыны һәрьяклап өйрәнеп, бик уйлап куелырга тиеш. Ә шулай да тәртипкә дә билге кирәктер дип уйлыйм, чөнки хәзерге заман таләпләре буенча тәрбиягә нык басым ясыйбыз бит. Безнең мәктәптә тәртипкә билге кую артык зур каршылыклар чыгармас, дип уйлыйм. Авыл балалары кечкенәдән тәртипле булып, әти-әниләре сүзен тыңлап, укытучыларга хөрмәт белән карарга өйрәнеп үсә.
– Районның башка мәктәпләрендә булмаган үзенчәлекләрегез турында ниләр әйтә аласыз?
– 2025/2026 уку елында 7 һәм 10 нчы сыйныфлар «Агроинженерия» юнәлешендә аграр класс буларак укый башлады. Инвесторыбыз – «Кырлай агрофирмасы» җитәкчесе Марат Кәримов мәктәбебезнең ике кабинетын шул класслар өчен ремонтлап һәм җиһазлап бирде. Матди базабыз тулыланды. Балаларда кызыксыну артты. Химия, физика, биология, математика укытучыларына инвестор өстәмә хезмәт хакы түли. Ул әле дә һәрдаим мәктәпкә булышып тора. Нәтиҗәсе бар, авыл хуҗалыгы юнәлешендәге уку йортларын сайлаучы укучылар арта бара. Хуҗалыклар белән максатчан укырга килешүләр төзиләр. Димәк, юлыбыз дөрес.
Казан авыл хуҗалыгы университеты һәм Арча агрокөллияте белән хезмәттәшлек итәбез. Аларның педагоглары, безгә килеп, дәресләр үткәрә. Укулар онлайн формада да уза. Без аларга эксурсияләргә барабыз, мастер- классларда катнашабыз.
Агроклассларны районда 2017 елда ачып җибәргән идек. Күреп торабыз: авыллар картая, яшьләр шәһәргә китә һәм кире әйләнеп кайтмый. Үзебезнең көчтән килгәнчә бу мәсьәләне хәл итәргә алындык. Авылның киләчәге – яшьләр кулында. Туган якны ярату һәм авылларны саклап калу кирәклеген балаларга аңлату безнең төп бурычыбыз булды. Кыска вакыт эчендә эшебезнең нәтиҗәләрен күрә башладык. Чөнки агроклассның беренче карлыгачлары бүген туган авылга кайтып хезмәт куя башлады. Алар арасында авыл хуҗалыгы белгечләре, укытучылар, табиблар булуы безне нык сөендерә. 2025 елдан әлеге проект федераль дәрәҗәдә күтәрелде һәм гамәлгә керде. Ә без инде аңарчы ук шактый эш башкарган идек, шуңа күрә бу проект буенча укыта башлау кыен булмады.
Укучыларбыз агродроннар җыя. Заманча технологияләр, инновацион ысуллар белән эшләү – безнең мәктәптә гадәти хәл. Киләчәктә басу чикләрен билгеләү, үсемлекләр торышын күзәтү, ашлама сибү дроннар ярдәмендә башкарылачак. Шулай булгач, укучылар бу дроннар белән эш итәргә өйрәнеп чыгарга тиеш.
Сүз уңаеннан, апрель аенда Санкт-Петербург шәһәрендә уздырылган халыкара Макаренко форумында катнаштык. Монда 87 төбәктән һәм 10 чит илдән килгән 700 дән артык агро мәктәп җитәкчеләре үз тәҗрибәләре турында фикер алышты.
– Укуда нинди уңышларыгыз бар?
– Мәктәбебезнең өч ел дәвамында фән олимпиадаларына әзерлек буенча «Иң яхшы 10 мәктәп» исемлегендә булуы сөендерә. 2025/2026 уку елында муниципаль этапта 40 призлы урыныбыз бар. Шуларның 33 е – призер, 7 се – җиңүче. Бу җиңүче укучыларыбыз региональ этапта көч сынашты һәм шулай ук призлы урыннар яулады. Татар телендә белем алуга карамастан, региональ һәм халыкара олимпиадаларда рус теле буенча призлы урыннарыбыз бар. Бердәм дәүләт имтиханнарында 100 баллга тапшыручы укучыларыбызның булуы – зур горурлык. 2024 елда химиядән И. Абдуллин, 2025 елда рус әдәбиятыннан М. Хәбибуллина имтиханнарын 100 баллга тапшырды.
– Ә нинди проблемалар борчый сезне?
– Беренчесе – мәктәпкә капиталь ремонт үткәрү. Бу – дәүләт ярдәме белән генә башкарып чыга торган эш. Икенчесе – кадрлар мәсьәләсе. Бу – безне генә түгел, бөтен мәгариф системасын борчыган мәсьәлә. Татарстан мәктәпләренә 3 мең укытучы җитми. Эшләгән укытучыларның да чиреге – пенсионерлар. Безнең мәктәптә дә 2–3 елдан пенсия яшендәге укытучылыр саны артачак. Укып чыккан белемле яшьләрнең авылга кайтасылары килми. Чөнки алар шәһәрдә калып яшәүне һәм эшләүне кулайрак күрә. Әгәр укытучы һөнәренә җәмгыять тарафыннан караш тамырдан үзгәртелмәсә, тагын 5–6 елдан мәктәптә эшләүчеләрнең яртысын пенсионерлар тәшкил итәчәк. Әлегә без үз көчебез белән мәктәпкә яшь укытучыларны китертү юлларын эзлибез. Максатчан укырга керү программалары буенча чыгарылыш сыйныф укучыларын укытучы һөнәрен сайларга чакырабыз. Ел саен 1–2 укучыбыз педагогик уку йортларын сайлый. Әмма әле аларның укып бетерәселәре һәм кайтасылары бар бит. Ә кайтмасалар?..
Фәрит Вафин, мәгариф ветераны
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Кадрлар” илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез