Ата-аналар, балалар имтиханны тапшыра алырмы, дип борчылган бер мәлдә, депутатлар гел аны үзгәртү ягын карый. Бу юлы «Яңа кешеләр» фракциясе депутатлары Бердәм дәүләт имтиханын барлык фәннәр буенча киредән тапшыру мөмкинлеге булырга тиеш дигән тәкъдим белән чыккан.
Депутатлар шул рәвешле, чыгарылыш укучыларында стрессны киметергә мөмкин булачак, дип ышана. Хәзер 11 нче сыйныфны тәмамлаучыларның нәтиҗәләр канәгатьләндермәсә, имтиханнарның берсен генә яңадан тапшыру мөмкинлеге бар. Исегезгә төшерәбез: мондый мөмкинлек 2024 елда кертелде. Нәтиҗәдә Россия буенча 2024 елда имтиханнарны 105 мең кеше, яки барлык унберенче сыйныф укучыларының якынча биштән бер өлеше киредән тапшырган, 73 проценты нәтиҗәне яхшырткан. 2025 елда яңадан тапшыруга узган елдан 30 мең кешегә күбрәк килгән, балларны аларның 77 проценты күтәрә алган. Татарстанда исә 2795 чыгарылыш сыйныф укучысы имтиханнарны яңадан тапшырып караган. Депутатлар сүзләренчә, яхшы укыган бала да үзен төрле хәлдә төрлечә тота. Хәзер алар имтиханга барганда: «Бу юлы бирә алмасам, тагын мөмкинлегем булачак», – дип фикер йөртәчәк. Шуннан югары уку йортына керү нәтиҗәсе бер фәннән түгел, ә, кагыйдә буларак, өч фәннән торуын да онытырга ярамый, – ди закон чыгаручылар.
Әмма Рособрнадзор башлыгы Анзор Музаев, кабат тапшыру кагыйдәләрен үзгәртү максатка ярашлы түгел, ди. Әйтик, узган елның җәендә ул журналистларга бу имтихан кампаниясе чорын артык катлауландырачак, шуңа күрә әлеге чараны киңәйтү буенча планнар юк, дип белдергән иде. Рособрнадзор өчен имтиханны һәр фәннән кабаттан бирдертү процедурасын киңәйтү финанс ягыннан да, оештыру ягыннан да чыгымлы булачагын онытырга ярамый.
Психологлар үз чиратында: «Һәр фән буенча БДИны яңадан тапшыру мөмкинлеге мәктәп укучыларына психологик йөкләнешне сизелерлек киметәчәк һәм еш кына күбрәк борчылучы җаваплы укучыларга имтиханны яхшырак балларга бирергә ярдәм итәчәк», – дип саный.
Фикер
Чулпан Вәлиеваның кызы быел җитди сынау алдында. Әни кеше буларак аның фикерен дә белештек.
– Мин бу закон өлгесенә, әни буларак, әлбәттә, уңай карыйм. Тырышып-тырмашып имтиханга килеп җиткән балаларга, кирәк булган очракта, андый мөмкинлек бирү яхшы. Хәзерге вазгыятьтә 10–11 нче сыйныфта укырга кирәген аңлаган, максатчан балалар гына каладыр дип уйлыйм. Әмма кайчак уку гына җитеп тә бетми. Имтихан – бәхет эше. Көчле басымга түзә алмыйча, укучының психологик хәле какшап китәргә мөмкин. Бәлки аның теше авыртыр. Теш авыртуы – баш авыртуы гына түгел ул. Психологик тотрыклылыкны аз гына югалтсалар да, бөтен белгәнен онытып бетерергә мөмкиннәр. Шушындый хәлгә тарыганнарга кабат имтихан бирү мөмкинлеге бер коткару чарасы булыр иде. Дөрес, сүз монда укымаганны өч-дүрт көн эчендә генә колачлап бетерә алу мөмкинлеге турында бармый. Югары нәтиҗә теләгән бала имтиханнарга бик җитди әзерләнә. Бу канун өлгесе укытучыларга өстәмә эш булачак, билгеле. Әмма алар өстәмә эшләргә ияләшкән инде. Балалар бәхете өчен түзәргә дә була, – ди Чулпан.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Яшьләр һәм балалар” илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез