Артур Хәбибуллин, авыл җирлеге башлыгы (Лениногорск районының Урмышлы авылы):
– Иртәнге якта тыңларга тырышабыз. Кич вакыт юк. «Болгар», «Татар радиосы»н кабызабыз. Радио – минем өчен беренче чиратта кирәкле мәгълүмат алу чыганагы. Аның аша яңалыгын да, һава торышын да белеп торабыз. Балалар татар телендә аралашкач, аларга да кызык. Дүртесе дә радионың нәрсә икәнен белеп үсә. Татарча җырлар тыңлыйбыз. Кайчак бәхәсләшеп тә алабыз. Кайберләре моңга бик игътибар итми. Кем күбрәк акча түли, шуны әйләндерәләр кебек тоела безгә. Ни сүзе, ни моңы юк, дигәндәй. Тозсызларын тыңлыйсы килми, билгеле.
Рәйсә Миңнегулова, каравылчы (Баулы районының Татар Томбарлысы авылы):
– Радио ул – тормышның бер өлеше. «Болгар» радиосын иртән үк кабызып куям. «Иртәнге чәй»ләрен тыңламыйча калмыйм. Бакчага чыкканда, үзебез белән радионы да күтәреп чыгабыз. Бар җиһан ишетә. Телевизор карамасаң да, бар мәгълүматны шуның аша белеп була. Кичкә каравылга чыккач та, аннан аерылмыйм. Элек безнең авылның үз радиосы бар иде. Көн буе сөйләп тора иде. Күршебез Ирек Сафин бар яңалыкны әйтеп тора иде. Суыклар булганда, балалар мәктәпкә укырга бармый, дип кисәтә иде. Хәзер мәрхүм инде ул. Радионың беткәненә 40 еллап бардыр. Без яшь чакта агитбригада белән кырга да чыга идек, радиога килеп тә концертлар куя идек. Укытучылар тапшырулар алып бара иде. Радио минем өчен шул заманнан ук кадерле.
Алсу Мөхәрләмова, 15 бала әнисе (Балтач районының Пыжмара авылы):
– Балалар үскәндә, өйдә радио гел сөйләп тора иде. Колакларына – яңалык, күңелләренә милли моң да сеңгәндер, дип уйлыйм. Тик соңгы вакытта радио бик тотмый шул. Күңелсез булмасын дип, кабызып куябыз инде. Әмма рәхәтләнеп тыңлап булмый. Бар кешенеке дә шулаймы икән? Хәзер авыл халкы радионы бик тыңламый да инде ул.
Зилә Гыйниятуллина, фермер (Бөгелмә районы Кызыл Чишмә авылы):
– Өйдә дә, юлда йөргәндә дә «Болгар» радиосын тыңлыйм. Киләчәккә өмет белән, дөньялар тынычлансын иде, дип ачабыз. Яңалыкның яхшысын гына ишетәсе килә. Авылыбыз кечкенә, 20 гә якын кеше генә яши. Яшьрәк чакта: «Син бу авылда ничек яшисең? Кеше белән аралаша да алмыйсың бит», – дияләр иде. Алтмышка җиткәндә, мондый нәрсәгә игътибар да итмисең икән ул. Эш күп, вакыт тиз үтә. Авылга килеп керүгә, безнең йөрәкләр дә башкача тибә башлый. Шәһәргә китәсе килми. «Болгар», «Татар радиосы» исә тормышыбызга бер яктылык өсти. Сезнең кебек журналистлар шалтыраткач та, кечкенә авылда яшәүчеләрне онытмыйлар дип, күңелләр күтәрелеп китә.
Фидәил Хәсәнов, СВОдан кайтып, үз эшен булдыручы (Балтач районы):
– СВОдан кайткач, агачтан, фанерадан төрле сувенирлар, кул эшләнмәләре ясарга тотындык. Станокта эшләгәндә, «Европа плюс»ны кабызам. Ничектер шуңа ияләштем. Ул тотмаганда «Татар радиосы»н тыңлыйм. Өйдә үзем генә булганда, радио үзе бер иптәш кебек. Хәзер телевизорны сирәк карыйбыз. Радио аша ил-көн яңалыкларын белеп торасың.
Гөлназ Каюмова, социаль хезмәткәр (Мамадыш районының Урта Кирмән авылы):
– Килен булып килүемә утыз ел инде. Моңа кадәр авылда радио тотмыйча җәфаландык. Чыж-пыж килеп кенә тора иде. Тик соңгы вакытта җаен таптым: татар радиоларын акыллы колонка аша тыңлый башладым. Өлкәннәр дә радио тыңлый. Аларга да бер иптәш инде ул.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Яшьләр һәм балалар» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез