2023 ел Россиядә нәрсә елы булачагы билгеле булды

Россия Президенты Владимир Путин Россиядә Педагоглар һәм остазлар елын уздыру өчен документлар әзерләргә боерды. Әлеге чара рус педагогы, илнең фәнни педагогикасына нигез салган Константин Ушинскийның 200 еллыгына багышлана, ул 2023 елда билгеләп үтеләчәк.

Кремльнең матбугат хезмәте чыгарган документ нигезендә, Хөкүмәт Педагоглар һәм остазлар елын уздыру планына керәчәк чараларны әзерләргә һәм расларга тиеш.

Министрлар Кабинеты әзер документны 2022 елның 15 ноябренә кадәр тәкъдим итәргә тиеш.


Фикер өстәү