Владимир Путин 27 яки 28 февральдә Федераль Җыенга Юллама белән мөрәҗәгать итәргә мөмкин

Россия Президенты Владимир Путин 27 яки 28 февральдә Федераль Җыенга Юллама белән чыгыш ясарга мөмкин. Бу хакта “РИА Новости” федерация субъектлары җитәкчеләренә бәйле чыганакларына таянып яза.

Агентлыкның әңгәмәдәше әйткәнчә, көнчыгыштагы бер төбәкнең башлыгы 27 февральдә Мәскәүгә командировкага җыена. Шул ук вакытта ул чара уздыру көненең үзгәртелергә дә мөмкин булуын әйткән.

Икенче бер чыганак билгеләп үткәнчә, кайсыдыр губернаторның эш графигында Президент Юлламасы 28 февральгә тәгаенләнгән. Монысы да бу датаның төгәл булмавын искәрткән.
Моңа кадәр, 6 февральдә, Кремльнең рәсми вәкиле Дмитрий Песков Владимир Путинның февраль ахыры-март башында Федераль Җыенга Юллама белән мөрәҗәгать итәсен белдерде.
Исегезгә төшерәбез: Россия лидеры Федераль Җыенга Юлламасын соңгы тапкыр 2023 елның 21 февралендә игълан итте.


Фикер өстәү