Путин: «СВОда катнашучыларның гаилә әгъзаларына алга таба да ярдәм итүне сорыйм»

Россия Президенты Владимир Путин бу минутларда Федераль Җыенга Юллама белән чыгыш ясый. Ул махсус хәрби операция бурычларын үтәүгә өлеш керткән һәр кешегә рәхмәтен белдерде һәм алга таба да хәрбиләрнең гаиләләренә булышырга кушты.

– Производстволарда өчәр смена эшлиләр. Бөтен икътисад тотрыклы булуын күрсәтте. Эшмәкәрләргә, авыл хезмәтчәннәренә, предприятие хезмәткәрләренә рәхмәт белдерәсем килә! Кешеләр фронтка хатлар һәм посылкалар җибәрәләр, акча күчерәләр. Мондый ярдәм зур кыйммәткә ия. Бу һәркемнең гомуми җиңүгә керткән өлеше. Безнең каһарманнар алгы сызыкта, окопларда. Әмма бөтен ил алар белән. «Ватанны саклаучылар» фонды эшен аерым билгеләп үтәсем килә. Хакимият органнарыннан геройларның гаиләләренә ярдәм итүләрен сорыйм, – диде ул.


Фикер өстәү