Путин белдергәнчә, россиялеләрнең күпчелеге махсус хәрби операцияне хуплаган

Россиялеләрнең күпчелеге Украинадагы махсус хәрби операцияне хуплый. Бу хакта Россия Президенты Владимир Путин Федераль Җыенга Юлламасында белдерде.

– Ватаныбыз суверенитетын һәм иминлеген яклаганда, гадел көрәштәге төп рольне безнең халкыбыз уйный, – диде Путин. – Безнең бердәмлегебез, илебезгә тугрылыгыбыз, аның киләчәге өчен җаваплы булуыбыз кебек сыйфатлар махсус хәрби операция башланганда ук ачык чагылды. Россиядә яшәүчеләрнең күпчелеге махсус хәрби операцияне хуплады.


Фикер өстәү