Россия Президенты: «Россиянең гарәп илләре белән мөнәсәбәтләре яхшы»

Россиянең гарәп илләре белән мөнәсәбәтләре яхшы. Бу хакта Россия Президенты Владимир Путин Федераль Җыенга Юлламасында белдерде.

– Без дустанә дәүләтләр белән бергә яңа логистик коридорлар булдырачакбыз. Без партнерлар белән тигез хокук принциплары буенча хезмәттәшлек итәбез. БРИКС һәм ШОС эшенә яңа дәүләтләр актив кушыла, – диде дәүләт башлыгы. – Россиянең гарәп дәүләтләре белән яхшы мөнәсәбәтләре бар. Алар үзенчәлекле цивилизация булып тора. Алар үсештә.


Фикер өстәү