Владимир Путин: «Күпбалалы гаилә Россиядә яшәүчеләр өчен гадәти хәл булырга тиеш»

Россиядә яшәүчеләр өчен күпбалалы гаилә – гадәти хәл булырга тиеш. Бу хакта Россия Президенты Владимир Путин Федераль Җыенга Юлламасында белдерде.

Владимир Путин әйтүенчә, туучылар санын арттыру юнәлешендә эшләргә кирәк.

– Демографиягә икътисад һәм социаль өлкә сыйфаты гына тәэсир итми. Барлык хакимият органнарының эше мөһим, – диде Путин. – Балалы гаиләләргә ярдәм итәргә тиеш без. Киләсе алты ел эчендә без туучыларның тотрыклы үсешенә ирешергә тиеш. Моның өчен өстәмә карарлар кабул итәчәкбез.

Зур күп балалы гаилә нормага әйләнергә, тормыш фәлсәфәсе булырга тиеш, дип белдерде Путин.


Фикер өстәү