Владимир Путинның Федераль Җыенга Юлламасын Татарстанда кинотеатрларда күрсәтәчәкләр

Билгеле булганча, Россия Президенты Владимир Путин 29 февральдә Федераль Җыенга Юллама белән мөрәҗәгать итәчәк. Дәүләт башлыгының чыгышын кайбер шәһәрләрдә, шул исәптән Казанда, Чаллы һәм Түбән Камада “Синема 5” кинотеатрларында турыдан-туры эфирда күрсәтәчәкләр.

Туры эфир 12.00 сәгатьтә башланачак. Казанда Юлламаны “Парк Хаус” һәм “Республика” сәүдә күңел ачу комплексларындагы кинотеатрларда, Чаллы һәм Түбән Камада “Сити Молл”да карап булачак. Туры эфир шулай ук Санкт-Петербург, Уфа, Волгоград, Оренбург, Пенза кебек шәһәрләрнең дә “Синема 5” кинотеатрларында оештырыла.
Кинотеатрларга керү – бушлай.


Фикер өстәү