Татарстанда җиңел машина 16 яшьлек кызны бәрдергән: кыз “авто” аркылы “очкан”

Аның балтыр сөяге сынган, корсагына зыян килгән.
Түбән Каманың Тукай урамындагы 32нче йорт каршында җәяүлене машина бәрдергән. Бу хәлне үз күзләре белән күрүчеләр социаль челтәрләрдә видеолар урнаштырган. Алардан күренгәнчә, җәяүле тиешсез урыннан юл аркылы чыкмакчы була. Шул мизгелдә аны “ВАЗ” бәрдерә. Кыз автомобиль аша “оча”.

“KazanFirst” ЮХИДИнең җирле бүлеге мәгълүматларына таянып язганча, “ВАЗ” рулендә 19 яшьлек егет булган. Башлангыч мәгълүматларга караганда, ул 16 яшьлек кызны тиешсез урыннан юл аша чыкканда бәрдергән.

Авариядә зыян күрүченең балтыр сөяге сынган, корсагына зыян килгән. Аны хастаханәгә озатканнар.


Фикер өстәү