Быел Татарстанда илкүләм проектларны гамәлгә ашыруга 25,5 миллиард сум юллана

2024 елда Татарстанда илкүләм проектларны гамәлгә ашыруга 25,5 миллиард сум биреләчәк. Финанс министры урынбасары Гела Герасимова матбугат конференциясендә шул хакта сөйләп үткән.

“Россия Президенты Владимир Путин башлангычында пәйда булган илкүләм проектларны гамәлгә ашыру быел да дәвам иттереләчәк. 2024 елда республикада 13 илкүләм проект кысасындагы чаралар өчен 25,5 миллион сум биреләчәк, шул исәптән федераль бюджеттан – 14,1 миллиард сум, Татарстан бюджетыннан – 11,4 миллиард сум”, – дип билгеләп үткән Герасимова.

Акчаның зур өлеше “Сыйфатлы һәм имин юллар” (гомуми чыгымнарның 33 проценты), “Экология” (20%), “Сәламәтлек саклау” (14%) илкүләм проектларын гамәлгә ашыруга җибәрелә. Средстволар төбәк һәм җирле юллар челтәренә, Иделне савыктыру, урманнарны саклау, беренчел медицина ярдәме күрсәтү системасын үстерүгә, йөрәк-кан тамырлары авыруларына, онкологиягә каршы көрәшкә тотылачак.


Фикер өстәү