Россия составына яңа төбәкләрне кертү турында килешүләргә 30 сентябрь көнне  кул куелачак

Владимир Путин җомга көнне Россия составына яңа территорияләрне кертү турында килешүләргә кул куюда катнашачак. Чара Кремльдә узачак, дип белдергән Президентның матбугат секретаре Дмитрий Песков. Бу хакта “РИА Новости” яза.

“Иртәгә 15.00 сәгатьтә Кремльнең зур сараенда, Георгий залында, Россия составына яңа территорияләрне кертү турында килешүләргә кул кую тантанасы булачак. Чарада Президент Путин зур чыгыш ясаячак”, – дигән Песков.
Аның әйтүенчә, Президентның Федераль Җыенга Юлламасыннан аерылып торган чара булачак бу. Юллама соңыннан игълан ителәчәк. Аның датасы турында алдан хәбәр итеп куелачак.


Фикер өстәү