Гөмбәче Гөлнур Сәлимгәрәева: “Кәҗә гөмбәсе кыздырып ашау өчен тәмле”

Алабуга районының Татар Дөм-Дөме авылында яшәүче урманчы Гөлнур Сәлимгәрәева өчен сезон инде ачылган. Ул апрель ахырыннан бирле кәҗә гөмбәсе (сморчок) җыеп сата.

– Заказларым күп. Барысы 60лап чиләк җыйдым инде. Алабугага илтеп сатам. Озак еллар төрле гөмбә, үләннәр җыеп саткач, клиентларым шактый инде. Ике чиләгем үземә дип тә катырып куйдым. Тагын җыярга кирәк булыр әле. Икенче сезонга кадәр улым белән үземә биш чиләк кәҗә гөмбәсе җитә. Мин аларны катырып та куям, маринадлыйм да. Шулай да кызыдырганы тәмлерәк, – ди гөмбәче.

 

Урманнарында кәҗә гөмбәсе әле дә бар икән, тик суыклар, яңгырлар башлангач, барырга гына җае чыкмый икән.
Гөлнур ханым кәҗә гөмбәсен маринадларга да өйрәтте.


– Моның өчен бары тик эшләпәләрен генә җыярга кирәк. 1,5 сәгать суда чылатып торганнан соң, яхшылап юасы булачак. Кәстрүлгә тоз салып кайнатып чыгарабыз. Һәм кайнап чыкканнан соң биш минут пешерәсе. Шуннан соң тагын яхшылап юып, икенче тапкырга кайнатырга утыртасы. Яраткан тәмләткечләрне салып, ун минут пешерәсе. Шуннан соң стериль банкаларга тутырып куясы.


Фикер өстәү