Владимир Путинның инаугурациясе башланды

Россия Президенты Владимир Путинның Президент вазыйфасына керешү тантанасы башланды. Әлеге тантананы федераль каналлар туры эфир аша күрсәтә. Инаугурация Зур Кремль сараенда бара.

Чара башланыр алдыннан Президент полкы солдатлары сарайның өч залы аша дәүләт символларын, әләмнәрне, Илнең төп законын — Россия Конституциясен алып чыкты.

Искәртеп үтик: Россия Президентын сайлау 15-17 март көннәрендә узды. Үзәк сайлау комиссиясе мәгълүматларына караганда, Путин Россиянең яңа тарихында рекордлы тавыш (87,28%) җыйды. Сайлаучыларның 77,44 проценты тавыш бирүдә катнашты. Дәүләт җитәкчесе алты елга сайланды.


Фикер өстәү