Россия Президенты Владимир Путинның Президент вазыйфасына керешү тантанасы башланды.
Владимир Путин Кремльдәге үзенең эш кабинетыннан Зур Кремль сараендагы тантана булачак залга кузгалды. Ул яңа «Аурус» машинасына утырып килде.
Искәртеп үтик: Россия Президентын сайлау 15-17 март көннәрендә узды. Үзәк сайлау комиссиясе мәгълүматларына караганда, Путин Россиянең яңа тарихында рекордлы тавыш (87,28%) җыйды. Сайлаучыларның 77,44 проценты тавыш бирүдә катнашты. Дәүләт җитәкчесе алты елга сайланды.