Табиб Мясников инсульт куркынычын ничек булдырмаска икәнлеген аңлатты

Табиб Александр Мясников инсульт килеп чыкмасын өчен нинди чаралар күрергә кирәклеген санап чыкты.

Белгеч сүзләренчә, мондый хәлне гипертония, холестерин һәм глюкозаның югары булуы, тәмәке тарту, хәрәкәтсез яшәү рәвеше һәм артык авырлык китереп чыгарырга мөмкин.

Мясников беренче чиратта кан басымына игътибар итәргә киңәш итә.

«Мин үзем – күптәнге гипертоник. Дарулар да эчтем. Кан басымын үлчәү аппараты инде узган гасырда калды. Хәзер холтер мониторингы бар. Аппаратны йөрткәндә, ул сезгә басымны төнлә, көндез, төрле шартларда үлчи. Нәтиҗәдә сез уртача кан басымы дәрәҗәсен күреп, даруларны дөресрәк куллана аласыз», — диде табиб «Россия 1» каналындагы тапшыруда.

«Әгәр сезне инсульт сукса, димәк, ким дигәндә 10-15 ел элек «беренче хәбәрчеләр» булган. Әмма сез пилмән, пироглар ашауны дәвам иткәнсез, тәмәке тарткансыз, хәрәкәт итмичә, диванда яткансыз! Мин иртәнге алтыда уянырга, физик күнегүләр ясарга телим дип уйлый аласызмы? Эшләп карагыз. Ничек кенә булса да, ир-ат көнгә бер тапкыр нык тирләргә тиеш! Әгәр шулай булмаса, аның сәламәтлеге куркыныч астында», — дип өсти эксперт.

 


Фикер өстәү