Президент Оркестры инаугурация өчен махсус язылган җыр башкарды

Россия Президенты Владимир Путинның Президент вазыйфасына керешү тантанасы башланыр алдыннан Дәүләт башлыгын каршы алып Президент Оркестры «Безнең Президент» дигән фанфары башкарды. Бу җыр инаугурация өчен махсус иҗат ителгән.

Инаугурация Зур Кремль сараенда бара.

Искәртеп үтик: Россия Президентын сайлау 15-17 март көннәрендә узды. Үзәк сайлау комиссиясе мәгълүматларына караганда, Путин Россиянең яңа тарихында рекордлы тавыш (87,28%) җыйды. Сайлаучыларның 77,44 проценты тавыш бирүдә катнашты. Дәүләт җитәкчесе алты елга сайланды.


Фикер өстәү