Путин рәсми рәвештә Россия Федерациясе Президенты вазыйфасына кереште

Россия Президенты Владимир Путин Президент вазыйфасына кереште. Владимир Путин инаугурация вакытында ант бирде.

— Россия Федерациясе Президенты вәкаләтләрен гамәлгә ашырганда кеше һәм гражданның хокукларын һәм ирекләрен хөрмәт итәргә һәм сакларга, Россия Федерациясе Конституциясен үтәргә һәм якларга, дәүләтнең суверенитетын һәм бәйсезлеген, иминлеген һәм бөтенлеген якларга, халыкка тугры хезмәт итәргә ант итәм, — диде Владимир Путин.

Россия Президенты инаугурациядә дәүләт җитәкчелеге, илнең барлык субъектлары башлыклары, рәсми затлар — барлыгы 2,5 мең кунак катнаша.


Фикер өстәү