Путин Президент вазыйфасындагы беренче чыгышын Россия халкына рәхмәтеннән башлады

Россия Президенты Владимир Путин Президент вазифасында беренче чыгышын башлады. Ул Россия халкына, аерым алганда илдә яшәүче һәр кешегә аерым мөрәҗәгать итүен әйтте. Моннан тыш хәзерге вакытта ватан өчен көрәш алып баручыларга да рәхмәтен белдерде.

Дәүләт башлыгы антта билгеләп үтелгән һәр сүзнең аның өчен мөһим булуын, ә Прзеидент вазыйфасының җаваплы да, изге дә эш булуын билгеләп үтте.

-Киләчәктә дә илнең иминлеге минем өчен барысыннан да өстен булачак. Россия язмышының нинди булачагын без бүгенгебез һәм киләчәк буыннар өчен бары тик үзебез билгеләячәкбез, — диде Президент.

Владимир Путин алдагы көннәрдә дә Россия гаиләләренең иминлеген, тормыш сыйфатын яхшырту юнәлешендә эш алып барыласын әйтте.

-Без авыр чорны лаеклы узачакбыз, — диде Россия Президенты.


Фикер өстәү