Винера Ганиева: «Аның юклыгына ияләшеп булмас инде»

Россиянең һәм Татарстанның халык артисты Винера Ганиева «Татарстан – Яңа гасыр» телеканалында «Сөйләшергә вакыт» тапшыруында кунак булган. Ул яраткан ире һәм йорты турында сөйләгән. Бу хакта «Интертат» яза.

«Ирем Камилнең вафатына 3 ел булды. Бүгенге көндә зур өйдә берүзем, кайсы почмакка барсам да аның белән бәйле, бакча да аны хәтерләтә, аның машинасы… Минем шкафта костюмнары, күлмәкләре тора, шкафны ачам да берничә минут башымны тыгып иснәп торам.

Өйдә булганда, ул гел янымда кебек, иртә-кич догаларымны укыйм. Аның юклыгына ияләшеп булмас инде, чөнки аны искә төшермәгән сәгать юк, минут юк…

Йортны сату турында уйлап та карадым, минәйтәм – юк. Йөрәгем түзмәс, ничек тә шушы йортта олыгаерга инде. Сатмыйм, Камил истәлеге бу йорт, минем өчен бик кадерле йорт», – дип сөйләгән Винера ханым.

 


Фикер өстәү