Путин: «Ышанычыгызны аклар өчен кулымнан килгәннең барысын да эшләячәкмен!»

Россия Президенты Владимир Путин инаугурациядән соң халыкка мөрәҗәгать белән чыкты. Ул үзенең киләчәктән нинди юнәлештә эш алып барасын, алга таба да халык ышанычын акларга тырышачагын билгеләп үтте.

— Мин сезнең ышанычыгызны аклар өчен кулымнан килгәннең барысын да эшләячәкмен, — диде Владимир Путин. — Хәзер без ата-бабаларыбыз алдында җавап тотабыз. Без ышаныч белән алга карыйбыз, киләчәкне планлаштырабыз. Без бердәм һәм бөек халык. Бергәләп барлык киртәләрне узарбыз. Бергәләп җиңәрбез! — диде ул.

Искәртеп үтик: Россия Президентын сайлау 15-17 март көннәрендә узды. Үзәк сайлау комиссиясе мәгълүматларына караганда, Путин Россиянең яңа тарихында рекордлы тавыш (87,28%) җыйды. Сайлаучыларның 77,44 проценты тавыш бирүдә катнашты. Дәүләт җитәкчесе алты елга сайланды.


Фикер өстәү