Владимир Путин: «Көнбатыш белән диалогтан баш тартмыйбыз»

Россия Президенты Владимир Путин Президент вазифасында беренче чыгышы вакытында илнең Көнбатыш белән элемтәләр корудан баш тартмавын билгеләп үтте.

-Без Россияне ышанычлы һәм намуслы партнер итеп күргән барлык илләр белән яхшы мөнәсәбәтләрне ныгытуга ачык булдык һәм булачакбыз, — диде дәүләт җитәкчесе. — Без көнбатыш илләре белән сөйләшүдән дә баш тартмыйбыз. Сайлау алар кулында кала: алар Россия үсешен тоткарларга, агрессия сәясәтен дәвам итәргә, илебезгә еллар буе басым ясарга телиме яки хезмәттәшлек һәм тынычлыкка юл эзләргә ниятлиме.

Ил Президенты сүзләренчә, үзара сөйләшү, шул исәптән куркынычсызлык, стратегик тотрыклылык мәсьәләләре буенча да, мөмкин хәл. «Ләкин көч куллану, тәкәбберләнү ягыннан түгел, ә бер-береңнең мәнфәгатьләрен хөрмәт итеп, тигез дәрәҗәдә генә», — дип билгеләп үтте ул.


Фикер өстәү