Россия Хөкүмәте отставкага китте

РФ Конституциясе нигезендә Президент инаугурациясеннән соң Михаил Мишустин җитәкчелегендәге Хөкүмәт отставкага китте.

Министрлар Кабинеты башлыгы шул хактагы карарны имзалады.

Михаил Мишустин җитәкчелегендәге Хөкүмәт 2020 елның гыйнварыннан бирле эшләде. Россия Президенты Владимир Путин кичә министрлар белән очрашып, аларга башкарган эшләре өчен рәхмәт белдерде. Михаил Мишустин әйтүенчә, Хөкүмәт ил башлыгы һәм халыкның ышаныч акларга тырышып эшләде.

Әлегә министрлар «вакытлыча вазыйфа башкаручылар» статусында эшләп торалар.


Фикер өстәү